Барысы да балалар өчен
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифинг 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Брифингта ТРның яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Гүзәл Удачина брифинг барышында республикабызда балалар өчен башкарылган хезмәтләрне һәм дә тиешенчә эшләнеп җитмәгәннәренә дә тукталып узды. Үз чыгышында күңелсез саннарга да нәтиҗә ясады. "Кызганычка каршы, 2011 елда республикабызда 511 бала һәлак булган, алдагы ел белән чагыштырганда кимрәк, әмма бу безне шатландырмый (2010 елда - 525), шуларның 380е төрле чирләр белән авырып үлүчеләр (әлеге саннарны Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгыннан ачыклап бетерәсе бар), 81 бала - төрле хәвеф-хәтәрләр вакытында һәлак булганнар (янгын, юл фаҗигаләре һ.б), 27се - суицид, 13 очрак - яңа туган сабыйлар үлеме, 13 бала үтерелгәннәр (җинаятчел гамәлләр нәтиҗәсендә)", - дип күңелсез саннарга ачыклык кертте. Шулай ук ул: "Балаларның яклаучылары булып иң элек әти-әни тора. Шул хакта онытмасак иде", - диде.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев: "Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 1 июньнән башланып китә. Балаларның ялын күңелле үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак", - диде.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров үз чыгышында: "Республикабызда "Ачык мохит" программасын тормышка ашыру максатыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен дә белем бирү учреждениеләрендә уңайлыклар тудыруны истә тотып эшлибез", - дип башкарыласы эшләрне ассызыклап узды.
Гомумән, 1 июньнән мәктәп яны һәм ял итү лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.8800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.26000
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8100
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15500
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.11600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.62700
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53500
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31404
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика