“БАРЫСЫ ДА ХАЛЫК ӨЧЕН”
Күрсәткечләренә куанырлык хуҗалыклар күп, әмма "Ленин исемендәге нәсел заводы" ҖАХК алар арасында аерылып тора.
Тотрыклы, акчалы хуҗалык. Биредә иң мөһиме - кеше, колхозчы факторы. Бу күзлектән карасак, "Ленин"га тиңләшүчеләр сирәк.
ҖАХКның үз колхозчысы яхшы яшәсен, күңел ачсын дигән фикер белән хуҗалык территориясендәге төрле социаль объектларга ярдәм итүен, яңаларын булдыруга зур өлеш кертүен күзалласаң, билләһи, искитәрлек. "Ленин" территориясендә яшәүчеләр белән аралашкач, моңа тагын бер кат инанасың. Ничек "Ленин" халыкка ярдәм итә ала? Каян таба ул андый мөмкинлекне? Хуҗалыкның 8 айлык уңышларына күз салыйк. Бу уңайдан иң мөһим күрсәткеч - рентабельлек. 8 айда "Ленин"ның рентабельлек күрсәткече 27,5 % тәшкил итә. Ягъни, җитештерүгә бер сум кертеп, 27,5 тиен керем алалар ленинлылар. Сүз дә юк, төп керем - терлекчелектән. Күз тиеп, "Ленин"ның сөт чишмәсе саега күрмәсен инде. Көн саен зачет исәбеннән 17 тонна тирәсе сөт сата хуҗалык. Монысы бер хәл, DANON-ЮНИМИЛК компаниясе үзенә сөт тапшыручылар арасында сөтнең чисталыгына, сыйфатына бәйле рәвештә игълан иткән бәйгедә, "Ленин"ның "беренче бишлек"тән түбән төшкәне дә юк. Еш кына I урында баруы белән сокландыра. DANON-ЮНИМИЛК берләшкән компанияләр төркеме составына "Ленин" сөт сатучы "Эдельвейс-М" сөт продуктлары комбинаты" ябык акционерлык җәмгыяте дә керә. Биредә сөтнең сыйфаты соматик күзәнәкләр, аксымнар нигезендә билгеләнә.
2012 елның 8 аенда "Ленин"ның һәр сыеры 4341 кг сөт биргән. Аерым савымчыларга килсәк, әйтик, Гөлназ Корбанова белән кулдаш эшләүче Люция Шакирова бер баш сыердан 6028 кг - физик, ә зачет исәбеннән 6383 кг сөт савып алуга ирешкәннәр. Узган 8 айда алар кулы аша 301334 кг сөт узган. Монысы - физик күрсәткеч. Ә зачет исәбеннән аның күләме 319238 кг булган. Быел хуҗалык урып-җыю уңышлары белән дә куандырды: һәр гектардан уртача 31,4 ц уңыш җыеп алды. "Мега-370" комбайнчысы Инсаф Нигъмәтуллин (фотода) иң югары күрсәткечкә иреште, быел барысы 15500 ц уңыш җыйды. Хәер, максатыбыз - хуҗалык уңышларын күрсәтү. 8 айда "Ленин" 1632 т ашлык, 4097 т сөт, 308 т ит саткан. Болардан 96 млн. 457 мең сум керем алган. Бу субсидияләрне исәпкә алмыйча әле. "Ленин"ның техникасына да күпләр көнләшерлек. Монда чәчү, чәчүлекләрне тәрбияләү, уру - бар да куәтле, шул исәптән чит ил техникалары белән башкарыла. Өстәвенә, ел саен арттыра. Менә быел да 4 "МТЗ-82"дән тыш, "Делаваль" миксеры, "ГАЗ-53" үзбушаткычы, "КамАЗ" прицебы, дисклы чапкыч, салам әйләндергеч (разбрасыватель) һәм "Ворошилка" сатып алган. 8 айда барысы 7 млн. 675 мең сумлык техника алган. ...Кыскасы, Ленинның идеяләре утопия булса да хуҗалыгы бер дигән итеп яши.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.5500
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.5800
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:005200
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы5900
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.6700
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.8800
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр7700
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.13100
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.10600
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.11800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.25000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.98500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.42300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика