Әтнә таңы

Барыбыз да “Колорадо”га каршы көрәшкә! - "Әтнә таңы"

Тиздән бәрәңге борын төртәр. Өстенә атланып явыз дошманнар - "Колорадо" коңгызлары да күтәрелер... Корткычка каршы ничек көрәшергә - моны көн темасы дияргә була. Интернет челтәрендә коңгызга каршы гади көрәш ысулларын күрсәткәннәр. Укучыны шулар белән таныштырырга булдык. Иң беренче күңелсез хәбәр - быел "Колорадо"ның котырачагы турындагы хәбәр белән интернет челтәре тулган....

Реклама

Тиздән бәрәңге борын төртәр. Өстенә атланып явыз дошманнар - "Колорадо" коңгызлары да күтәрелер... Корткычка каршы ничек көрәшергә - моны көн темасы дияргә була. Интернет челтәрендә коңгызга каршы гади көрәш ысулларын күрсәткәннәр. Укучыны шулар белән таныштырырга булдык. Иң беренче күңелсез хәбәр - быел "Колорадо"ның котырачагы турындагы хәбәр белән интернет челтәре тулган. Фаразлары туры килмәсә иде... Хәер, бу хакта артык уйланмыйм: бәрәңге мәйданын шактый киметтек - корткычлар тилмереп ачтан үлсеннәр! Шаяруларсыз әйтсәк, түбәндәге киңәшләрне исегездән чыгармагыз. "Колорадо" әле берән-сәрән күренә башлаган чорда ук иренмичә кул белән җыегыз. Иң ышанычлы һәм зарарсыз ысул бу. Бәрәңге бакчасы зур булмаучылар өчен отышлы. Бик күпләр: "Агулаган идек, тамчы да файдасы булмады", диләр. Файдасы булсын өчен таләпләрне тиешенчә үтәргә кирәк. Беренчедән, дозасы аз булмасын. Икенчедән, агулаганда коры һәм җилсез көн булсын. Мәгънәсе шул - яфрак, сабактагы агу кибеп, дымлылык очып юкка чыга. Нәтиҗәдә, 2-3 атна дәвамында яңгыр аны юып төшерә алмый. Эпидемия вакытында гына агуларга тырышыгыз. Зурлары җир астына китәргә өлгермәгән, кечкенә саргылт төстәге күкәйләре инде булмаган вакытта агулай отышлы. Аңлап кабул итегез - "Колорадо"ны әлегә тулысынча юк итү ысулы юк. Ул җир астында биш елга кадәр йокларга мөмкин. Хәтта берничәсе генә исән калса да, икенче елны бакчагызны кабат басачак. Ул юлы инде препаратларның күбесе аңа тәэсир итә алмаячак. Ел саен бер төрле препарат кулланмагыз, коңгыз аңа ияләшәчәк. Кечкенә коңгызга каршы җиргә коеп төшерү ысулын кулланырга була: һәлак булачак. Ә менә зурраклары яфракка янә үрмәләп менәчәк. "Һаман агу булмый, болай да гел агу ашыйбыз ич инде", - диючеләргә киңәшләр. Чиләк төбенә шактый ук тозлы су салып, бәрәңге куаклыгы төбенә куеп, яфракларга себерке белән сугып, коңгызларны чиләккә коеп төшерергә була. Тополь яфракларыннан төнәтмә ясап сибегез. Ярты чиләк яфракны 10 литр суда кайнатып, 3-4 көн төнәтегез. Агач көле төнәтмәсе дә ярдәм итә. 1 килограмм көлне 3 литр суда 15 минут кайнатып, аның күләмен 10 литрга җиткерегез, ике көн төнәткәч, 40 грамм сабын өстәгез. Томат гаиләсеннән булганнарның яфракларын төнәтеп сибәргә була. 1 килограмм кисеп ташланган сабакларны 10 литр суда төнәтеп, 5 сәгатьтән соң сөзеп, 40 грамм сабын өстәгез. Ачы борыч төнәтмәсе кулланырга мөмкин. 100 грамм кузакларны 10 литр суда төнәтеп, 40 грамм сабын өстәгез. Шул ук вакытта бәрәңге янәшәсендә утырткан пижма, укроп, сарымсак, девясил да кортларны куркыта. Махсус алдавычлар корырга була. Яхшылап юылган консерва банкалары алыгыз. Кырыйларын бәрәңге белән ышкып чыгыгыз, ә эченә берничә кисәк бәрәңге салыгыз. Иртән бәрәңге мәйданына җиргә батырыбрак куегыз, кичен җыеп алыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: