Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, баш табиб гафу үтенә

Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткәне дә исегездәдер. "Поликлиника аз-азлап күченде, тик әле бу тулаем күченү түгел, уңайсызлыклар бар, мәсәлән, хирурглар икәү бергә утыра, балалар бүлмәсе шулай, болай икенче-өченче катта урнашканнары үз урыннарына кайтып эшли башладылар, бу халыкка уңайлы булсын өчен дә, төзекләндерү...

Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткәне дә исегездәдер.

"Поликлиника аз-азлап күченде, тик әле бу тулаем күченү түгел, уңайсызлыклар бар, мәсәлән, хирурглар икәү бергә утыра, балалар бүлмәсе шулай, болай икенче-өченче катта урнашканнары үз урыннарына кайтып эшли башладылар, бу халыкка уңайлы булсын өчен дә, төзекләндерү эшләре башлар өчен икенче блокны бушату өчен дә эшләнде. Беренче каты да өлешләп күченә. Уңайсызлыклар өчен халыктан гафу үтенәбез. Тулысы белән ремонт эшләре август-сентябрь айларында төгәлләнер дип көтәбез. Яңа больницага килеп кергәч, үзегез дә сөенерсез әле"- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үзләре элеккечә эшли. Диспансерлаштыруның 60 проценты беткән инде, балаларның сәламәтлеген тикшерү тәмамлану алдында, ә укытучыларны, социаль хезмәткәрләрне, инвалидларны, тыл хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшерүне тәмамлаганнар. Диспансерлаштыруның икенче этабы да башланган. Тикшеренгән вакыттан соң, анализларыгыз начар булып кайткан икән, табиблар чакырганда баруыгыз, алар әйткәнне тыңлап, дәвалануыгыз кирәк. "Берүк үз сәламәтлегегезгә кул селти күрмәгез, һәр авыруны башлангыч чорында дәвалап була", - диләр табиблар.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев