Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкалада Габидуллиннар династиясен хөрмәтләделәр

Кичә Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф хезмәткәрләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Президент Татарстанның берничә ел Россиядә төрле күрсәткеләр буенча лидерлар өчлегендә булуын билгеләп узды. Тантана барышында Рөстәм Миңнеханов XXI гасыр укытучысы яңа бурычларга, каршылыкларга тиз ияләшә торган белгеч булырга тиешлеген ассызыклады.

Укытучылар көненә багышланган бу тантанага өч укытучылар династиясе чакырылган иде.

Алар арасында Әтнәбезнең хөрмәтле шәхесе, озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән,  Күңгәр мәктәбе директоры булып эшләгән  Наил абый Габидуллин, аның тормыш иптәше  Фирая ханымс, кызлары Алсу, Фирая апаның бертуганы Кадрия ханым да бар иде. Аларны да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. 

Наил Гомәр улын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үзенең юбилей көнендә зурлап, һөнәри бәйрәме белән дә, гомер бәйрәме белән дә  котлап, Рәхмәт хаты, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

Әлеге тантанада  район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Закирова да катнашты. "Габидуллиннар династиясе, аларга булган ихтирам - хөрмәт хисләрен күреп горурландык",- диделәр алар.

Наил абый Габидуллинны без дә бик хөрмәт итәбез. Әле ул безгә  "Әтнә таңы" газетасын оештыручы кешеләрнең берсе буларак та кадерле. Аралашып торабыз, яшәеш турында бергәләп фикер алышабыз. Киләчәк эшебезгә юнәлеш тә бирә Наил Гомәр улы. Гел шулай аралашып яшәргә насыйп булсын.

Хөрмәт өстенә хөрмәт өстәлсен, Наил абый. Юбилеегыз мөбарәк булсын! Алдагы гомерегездә дә сәламәтлек белән, тигезлектә, кадерле булып яшәргә насыйп булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев