Әтнә таңы

"Башканыкын биреп, үземнеке калды"

Мин, сугыш чоры баласының укуымны дәвам итеп VIII сыйныфка баруның ике сәбәбе бар иде. Беренчедән, “Бабай мактана” димәгез, чыннан да мин ул еллар өчен “Вундер кин” идем, икенчедән, әтием сугышка киткәндә, башымнан кат-кат сыйпый-сыйпый: “Улым, укы. Улым, укы”, – диде.

Рәшит НУРГАЛИ, Казан
Уку – димәк әтием васыяте булды. Әмма авылда әниемә булышчы кирәк иде. Әнием: “Нинди уку ул? Әнә колхозда ат җик, сыерга салам булса да алып кайтырсың”, – диде. Чынлыкта, безне ач үлемнән сыерыбыз саклап калды. Ул еллардагы колхоз җитәкчесе Нургали абый, минем VIII сыйныфка китүемне авыр кичерде. Ни дисәң дә, мин төптән таза, тырыш, карусыз идем. Мәктәпнең I сыйныфын тәмамлагач ук, көчемнән килгәнчә, колхозның барлык эшләрендә эшләп үстем. Колхозда мал-туар күп, ә эшче куллар җитешми иде. Бик күп ир-атлар яу кырында ятып калды шул, мәсәлән, әти белән бергә 1941 елның августында сугышка киткән 9 кешенең бары берсе генә авылга исән-сау әйләнеп кайтты. Мин Олы Әтнәдәге апам белән җизнигә барып: “Бик тә укыйсым килә бит! Зинһар миңа булышыгыз!” – дип ялвардым.
Шулай итеп Олы Әтнәдә аларда торып, укый башладым. Ә бит үзләре дә Норма авылы кешесенең мунчасын сатып алып, шуны өй итеп яшәп яталар иде. Шушы мунчада апай-җизни, бишек баласы һәм мин, VIII сыйныф укучысы бергә яшәдек, җәмәгать! 1950 елларда VII сыйныф белемле кешеләр укымышлы саналдылар; укытучы, бухгалтер, колхоз, авыл советы рәисләре иделәр. VIII сыйныфка килүчеләрнең дә күпчелеге әнә шул зур түрәләрнең балалары иделәр. Уку – түләүле, елга 150 сум булды. Ә колхозчының акчасы юк, ул “трудодень – палочка”га эшли. Асылы болай: колхоз бригадирларының күбесе белемсез яки аз белемле; колхозчылар хезмәтен блокнотларында бер яки ярты таяк белән тамгалыйлар иде.
Шулай итеп 1951 елдан Олы Әтнә урта мәктәбендә укый башладым. Бер елны да тулы отличник булмадым. Ничек укуым белән әнием дә, апам да кызыксынмады. X сыйныфны тәмамлаганда, иң көчле математикларның берсе идем. Математикадан Гос­ман абый Нәҗипов укытты. Ул – зур башлы, башын һәрдаим пәке белән “под Котовски” кырдырта иде. 1954 елны математикадан чыгарылыш имтиханы бирдек.
Бу көнне үзебезнең Бәхтияр авылыннан Олы Әтнәгә 13 чакрым араны җәяүләп үтеп килдем. Ишек төбендә Ирек абый Батыршин каршы алды. Кулымнан тоткан хәлдә имтихан бирәсе бүлмәгә алып кереп, иң арткы рәттәге бер абый янәшәсенә утыртты. “Ирек Гарипович! Госман абый парта саен бер кешегә генә утырырга кушты”, – диюемә, кырыс кына итеп: “Мин кая утыртсам, шунда утырасың”, – диде. Илдар Әүһәдиев тә – яхшы укучы, аның янына да бер абыйны утырттылар. Башта без бу абыйлар тикшерүчеләрдер дип уйлаган идек. Башта көндез һәм кичен укучылар өчен биремнәрне конверттан ачып укыдылар. Биремнәр җиңел иде. Алдан вәгъдә иткәнчә, бер экземплярны – кызларга, икенчесен кичке укучыларга бирдем. Теге абыйлар өчен яңа конверт ачтылар. Менә бу бирем иде инде! Шар эчендә ниндидер геометрик фигура – әллә ромб, әллә пирамида?.. Нәрсәдер – мәгълүм, нидер – билгесез. Шул билгесезне табарга и вәссәләм! Абыйлар тынсыз калдылар, фаразан. Ирек Батыршин титак-митак ары чапты, бире килде һәм минем касыкка кат-кат төртеп: “Абзыеңа булыш!” – диде. Ә үзе биремне алып коридорга чыгып югалып торды. Бераздан кире кереп кабат минем янга килеп касыгыма төртеп: “Абзыйга булыш!” – диде.  Ә математика укытучысы тораташтай катып безгә карап тора бирде. Акрынлап кына барлык укучылар да эшләрен Госман абыйга тапшырып кайтып киттеләр. Без класста 2 укучы, 2 укытучы һәм 2 таныш булмаган абзый гына калдык. Ниһаять, теге катлау­лы мәсьәләне чиштек. Үз янымдагы абзыйга “черновик”ны биргән идем, ул андагы Sin, Cоs, Tg ише билгеләмәләрне күреп аптырап калды. “Болары ни тагын?” – диде. “Математик терминнар алар”, – дигәч, “Нәрсә соң ул?” – дип гаҗәпләнде. Чиста биткә зур хәрефләр белән язып, күчереп барырга куштым. Шулай итеп аның биремен эшләдек. Арыдым. Ничек булдыра алсам, шулай итеп үз эшемне чиста биткә яздым һәм өйгә кайтып киттем. Иртәгесен теге 13 чакырым араны тәпиләп, имтихан нәтиҗәсен белергә килдем. Госман абый кәефсез иде: “Рәшит, сиңа “4”ле, институтка кергәндә “5” алырсың”, – диде. Инде башка укымам, әнине дә тынычландырырмын дигән идем, тагын булмады! Кыскасы, әнием һәм Хәнифә апам ялварып сорап: “Имтиханнарын бирә алмасын да, колхозга кайтып ат җиксә иде”, – дип теләсәләр дә, Казанның авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Әмма... әни укыта алмагач, акыллы киңәш бирүче булмагач – укырга бармадым. Ә бит Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә укыйсы булганмын.

Реклама

Ф.Кадимов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: