Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстан башкаласы халкын санаганнар

2018 елның 1 гыйнварына биредә яшәүчеләр саны 1,127 млн кешедән артып киткән.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстан башкаласында халык санын барлаганнар. 2018 елның 1 гыйнварына биредә яшәүчеләр саны 1,127 млн кешедән артып киткән. Бер ел элек Уфада 1 млн 126 мең кеше яшәгән, дип хәбәр итә "Башинформ".

Башкортстан статистика мәгълүматлары буенча, республикада даими яшәүче кеше саны 4,067 млн. Шуларның 1,905 млны ир-ат (46,9 процент) һәм 2,162 млн хатын-кызлар (53,1 процент).

"Башинформ" хәбәр итүенчә, 2018 елның 1 гыйнварына Җирдә яшәүчеләр саны 7,444 млрд кешегә җиткән.

Киләсе елның гыйнварында һәр секунд саен дөньяга 4,3 бала туачак һәм 1,8 кеше үләчәк.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/01/08/155660/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев