Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстанда 15 туристлы төркем югалган

Алар шимбә көнне Башкортстанның Атыш шарлавыгына киткән. (Казан, 14 август, "Татар-информ"). Полиция һәм оператив хезмәтләр шимбә көнне Башкортстанның Атыш шарлавыгына киткән һәм югалган 15 туристлы төркемне эзли. Алар турында хәбәр әлегәчә юк, дип җиткерә "Интерфакс"ка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Чиләбедән булган 15 туристның,...

Алар шимбә көнне Башкортстанның Атыш шарлавыгына киткән.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Полиция һәм оператив хезмәтләр шимбә көнне Башкортстанның Атыш шарлавыгына киткән һәм югалган 15 туристлы төркемне эзли. Алар турында хәбәр әлегәчә юк, дип җиткерә "Интерфакс"ка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Чиләбедән булган 15 туристның, шул исәптән бер баланың, 12 августта автомобильләрдә Башкортстаның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгына китүе һәм шимбәдән бирле коткаручылар белән элемтәгә чыкмаулары билгеле.

Атыш шарлавыгы барырга кыен булган урын. Белорецк районында 11нән 13 августка кадәр көчле яңгырлар яуган, Лемеза елгасы суы күтәрелгән дип хәбәр итә чыганак.

"Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара, урынга эзләү-коткару төркеме җибәрелде", - дип җиткергәннәр матбугат хезмәтеннән.

Үз чиратында, Чиләбе өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте югалган туристларның туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәнлекләрен әйткән. Шулай ук полициягә һәм эзләү-коткару хезмәтенә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев