Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган

Ел башыннан республикада 301 - икешәр һәм өчәр игезәк туган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Социаль иминиятләштерү фондының Башкортстан бүлегендә бала тудыру сертификатларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр. Статистика мәгълүматлары буенча, республиканың 5 хатын-кызы - 48 яшьтә, шуларның 3се беренче тапкыр бала тапкан. Шулай ук Уфада яшәүче хатын-кыз 49 яшендә беренче тапкыр әни булды, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Моннан тыш, күптән түгел матбугат чараларында Башкортстанда бер хатын-кызның, 30 ел бала тапмый торганнан соң, 51 яшендә яңадан бәби алып кайтуы турында хәбәр ителгән иде.

Сентябрь башына Башкортстанда 30 164 бала туган. Алар арасында 301 игезәк һәм өч игезәк, диелә агентлык хәбәрендә.

Чыганак. http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/14/148254/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев