“Бата-чума йөрмәгән җир калмады”
“Күрдем инде, кайда гына булмадым – үзебезнең Әтнә-Арчадан тыш, Казан, Балтач, Саба, Кукмара юлларын еш таптадым”, – дип көрсенә Чишмәле Сапта яшәүче Гайсә Вәлиәхмәтов.
Аның бөтен тормыш юлы туган авылы Чишмәле Сап һәм күп тапкырлар исемен, җисемен үзгәртеп караган җирле күмәк хуҗалык белән бәйле. Бүгенге көндә, ниһаять, аягында нык басып торучы, икътисады хәйран хәлле “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы составында көн күрә бу авыл.
Үзара әңгәмәдә авылның матурлыгын, авылда яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә яхшы кешеләр булуына басым ясый ул. Болай да күреп торам – янәшәдә урманы булган саф һава, төзек-таза йорт-җирләр...
– 15 ел чамасы автобус йөрттем мин, аннан соң 10 еллап янгын сүндерү бүлегендә шофер булып эшләдем. Ә соңыннан күмәк хуҗалыкта көч куйдым – кая кушсалар, шунда йөрдем, – ди ул.
1950 елны шушы авылда туып-үскән ир-ат әле дә егетләр кебек, күзләр генә тимәсен! 1971 елны солдат хезмәтен тутырып кайтканнан бирле биредә эшли ул.
Тормыш иптәше белән танышулары-кавышулары кызык; бу хактагы сер капчыгын җәмәгате – Гөлсинә ханым чиште. Ә бит Гөлсинә ханым мәктәптә укуын тәмамлагач Казанга китеп, шунда урнашкан. Тик авылга кайткач әнисенә булышырга барып йөрүе, әле шәһәргә ияләнергә генә йөргән кызның тормыш сукмагын авылга таба борган да куйган... Шофер егет барган саен күреп, күзәтеп йөргән аны – һәм өенә алып та кайткан. Шоферларның күзе үткен була диләр, кыюлыгы да, тәвәкәллеге дә ташып тора, күрәсең.
Гөлсинә ханым да бик ерактан түгел – тумышы белән Мамыш авылыннан. Югарыда әйткәнемчә, 2 ел дәвамында Казанның 22нче заводында эшли. “Барыбер күңелем Казан тормышын бик өнәмәде”, – дип елмая ул.
Ә бирегә кайткач савымчы булып эшли башлый: 19 яшеннән пенсиягә чыкканчы, 50 яше тулганчы сыер сава. Хәер, аннан соң да эшли әле.
Ә аерым бер горурлык белән искә алганы – әнекие булды. “21 ел бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек”, – ди.
1977 елның июлендә кавышалар һәм менә 43 ел буе, урыс әйтмешли “душа в душу” яши алар. 5 бала – 4 ул һәм 1 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә барысының да үз гаиләләре бар.
– Бүгенге тормыштан бик канәгать без: 5 балабыздан тыш, 13 оныгыбыз бар – куанып яшибез, – диләр.
Тормышлары җитеш, инде без тыныч кына, үзебезне карап кына ятыйк, димиләр. Бүген дә 2 сыер, 2 үгез тәрбиялиләр. Күбрәк тә булган – инде киметкәннәр. Менә шундый тормышка ихлас гашыйк, бер-берсен ярата һәм хөрмәт итә торган пар яши Чишмәле Сапта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев