Әтнә таңы

Бавырсак-чәкчәк пешереп карыйбызмы?

Кайсыгызның авызына сулар килмәде?! Их, пешерә белсәм, дип куйдыгызмы? Әйдәгез пешереп карыйк әле. Социаль челтәрдә Мәрьям Миңнегулованы белмәгән кеше аздыр. Нидәр генә пешерми ул. Аның бер сыйфатын яратам, өйрәтә белә. Әйдәгез аныңча пешереп карыйк әле! Иң элек, гади серен истә калдырыгыз, ди ул. Бу чәкчәкне туңдырган йомыркадан пешерергә кирәк. Анысын...

Кайсыгызның авызына сулар килмәде?! Их, пешерә белсәм, дип куйдыгызмы? Әйдәгез пешереп карыйк әле. Социаль челтәрдә Мәрьям Миңнегулованы белмәгән кеше аздыр. Нидәр генә пешерми ул. Аның бер сыйфатын яратам, өйрәтә белә. Әйдәгез аныңча пешереп карыйк әле!

Иң элек, гади серен истә калдырыгыз, ди ул. Бу чәкчәкне туңдырган йомыркадан пешерергә кирәк. Анысын беләбез кебек, юк икән. "Минем чәкчәк пешерәсе йомыркаларым айлар буе морозильникта яталар. Кичтән тыгып куеп, иртән алсаң, камыры кабармый да аның. Никадәр озак ката йомырка, камыр шулкадәр яхшырак кабара, ди.

Реклама

- 14 йомыркалык менә бу чәкчәк! 14 йомырканы кичтән морозильниктан алдым, су астында кабыгыннан арындырдым, савытта шул килеш калдырдым, эз-эз генә пычак белән кискәләдем, иртәнгә чаклы торды. Иртән миксер белән сарысы калмаслык итеп тугладым, бер агач кашык көнбагыш мае салдым,1 чәй калагы тулыр-тулмас чәй содасын уксус белән сүндереп салдым, иләнгән он салып, бик озааааааааак итеп кенә агач кашык белән болгаттым. Камырымны онлы кунага төшереп, кул белән баскалап әз генә, бик онламыйча, өсте жилләмәсен өчен дип, ябып 20 минут тирәсе ял иттердем. Вак кисәкләргә кисеп майда пешердем. Менә шул гына.

Баллауны чама белэн эшлим,гел рецепт белән эшләгәнем юк.
бер стакан ярым шикәр комы салдым, ярты стаканнан әз генә су салып кайнаттым, бераз кайнагач 3 аш калагы бал салып, эз генә кайнатып алдым. Бармакка бармак ябыштырып карыйм, ( кул бармаклары түгел, пешкән бавырсак) җеп кебек сузыла башласа, димәк сироп әзер. Артык нык кайнатып җибәрмәгез, баллаганда төш ямьсезләнеп катачак. Кулны салкын

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: