Бәхетен туган якта тапкан
Авыл почтальоннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез Түбән Бәрәскә авылы почта бүлеге мөдире Зөлфия Альберт кызы турында.
Тумышы белән Үзбәкстан якларыннан ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ташкент шәһәрендә элемтә техникумын тәмамлый. Туган як үзенә тартамы, әллә бүтәнме, гаиләсе белән әтисенең туган ягы Татарстанга, Югары Бәрәскә авылына күчеп кайталар. Шушы авыл егете Илнур белән танышып, тормыш корып яши башлыйлар. "Мин шәһәр кызы "дип тормый Зөлфия, кияүгә чыккач, 7 ел фермада сыер сава. Үзенең һөнәре буенча эшли башлавына май аенда бер ел гына булган әле. Тик шуңа да карамастан, Югары Бәрәскә почта бүлеге алдынгылар рәтендә. "Дүрт авылга хезмәт күрсәтәбез. Югары Бәрәскәдә хат ташучы булып Әнисә Нәҗмиева, Түбән Бәрәскәдә - Лилия Сабирҗанова, Өшкәтәдә - Сәвия Корбангалиева, Бәрәзәдә Рәйхана Зариповалар эшли. Коллективыбыз бик тырыш, кызлар барысы да уңган-булган", - ди ул. 25 ел стажы булган Рәйхана апаны аеруча мактап телгә алды җитәкче ханым. "Газета-журналларны алдыралар, аеруча "Акчарлак" һәм "Әтнә таңы" газеталары халык арасында популяр. Халык яратып укыгач, газеталарга язылып торгач, безгә дә күңелле, эшләргә дә күңел үсә", - дип тәмам итте Зөлфия сүзен. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбиялиләр алар. Егетләрнең олысы - техникумда, кечкенәсе 6 сыйныфта укый. Кайнанасы да алар белән бергә яшәгән, тик кызганычка каршы, күптән түгел генә мәрхүм булган. Тырыш ханымга без дә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.7000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22700
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.7100
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13500
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика