Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек...

Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек Заманына күрә авылда. Ярып пешерелгән бәрәңгенең Тәмен тоям һаман авызда. Тәм-том безгә бик күп эләкмәде. Сөтен куйды әнкәй иртәнге, Үзе салган кайнар икмәк куйды, Куйды ярып пешкән бәрәңге. Шөкер, хәзер ач замана түгел. Кулым төрле аш-су пешерә. Ләкин үсмер чакның бәрәңгесе Авыз суларымны китерә... ...Тулып...

Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек
Заманына күрә авылда.
Ярып пешерелгән бәрәңгенең
Тәмен тоям һаман авызда.

Тәм-том безгә бик күп эләкмәде.
Сөтен куйды әнкәй иртәнге,
Үзе салган кайнар икмәк куйды,
Куйды ярып пешкән бәрәңге.

Шөкер, хәзер ач замана түгел.
Кулым төрле аш-су пешерә.
Ләкин үсмер чакның бәрәңгесе
Авыз суларымны китерә...

...Тулып тора кунак өстәлебез.
Сый артыннан сыйлар өстәлә.
Ярып пешкән кайнар бәрәңгесен
Куяр микән әнкәй өстәлгә?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев