Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИ-2018: ҮЗГӘРЕШЛӘР

1 февральгә кадәр 11нче сыйныф тәмамлаучы укучылар кайсы фәннәрдән имтихан тапшырачагын төгәл билгеләргә тиеш иде. Аларга әзерләнергә дә 3 айдан азрак вакыт калды. Хәер, кемдер инде сентябрьдән бирле тырыша-тырмаша, ә кемдер… «Ялкын» быелгы БДИның үзенчәлекләре турында сөйли. Чөнки имтиханнар «арба»сын инде бүгеннән үк әзерләп, майлап, җайлап куярга кирәк. Нинди үзгәрешләр...

1 февральгә кадәр 11нче сыйныф тәмамлаучы укучылар кайсы фәннәрдән имтихан тапшырачагын төгәл билгеләргә тиеш иде. Аларга әзерләнергә дә 3 айдан азрак вакыт калды. Хәер, кемдер инде сентябрьдән бирле тырыша-тырмаша, ә кемдер… «Ялкын» быелгы БДИның үзенчәлекләре турында сөйли. Чөнки имтиханнар «арба»сын инде бүгеннән үк әзерләп, майлап, җайлап куярга кирәк.

Нинди үзгәрешләр бар?

Математика, тарих, биология, география, чит телләр буенча БДИларда үзгәрешләр юк.

1. Информатика.

Программа мисалларының кайбер өлеше Си теленнән С++ теленә күчерелгән.

2. Рус теле.

Лексик нормаларны белүгә багышланган бирем өстәлгән. Хәзер сөйләм хатасын табып, аны дөресләргә кирәк булачак.

3. Рус әдәбияты.

Максималь балл 42дән 57гә җитте. Төрле инша өчен төрле балл алырга мөмкин. Мисал өчен 8нче һәм 15нче биремдәге иншалар өчен - 5, ә 9 һәм 16нчы биремнәр өчен хәзер 10ар балл алып була (элек бары тик 4 кенә булган).

17нче иншада дүртенче тема кертелгән. Хәзер анда яңача әдәбият турында язарга була. Ләкин быел иншалардагы сөйләм хаталары ясап, әз балл алырга мөмкин. Элек бу исәпкә алынмаган була.

4. Физика.

Элек максималь балл 50 булса, хәзер - 52. Астрофизика буенча тагын бер бирем өстәгәннәр. Физика буенча имтиханга дүрт яңа тема кертелгән: электр зарядны саклау законы, конденсатор, дымлылык җитештерүчәнлеге, махсус чагыштырмалылык теориясе нигезләре. Имтиханга әзерләнү буенча пособиеләрдә бу темалар бирелмәгән. Шуңа күрә аларга аерым хәзерләнергә туры киләчәк.

5. Җәмгыять белеме.

Максималь балл: элек 62 булса, хәзер - 64. 29нчы бирем таләпләрен төгәлләштергәннәр. Бер ел элек кебек, теоретик аргументларга 2 балл бирелә. Тик хәзер мәсьәләне теория ягыннан аңлатсаң, анда төшенчәләр, теоретик нигезләр генә түгел, аңлатмасы да булырга тиеш. Формулировкаларны да төгәлләштерергә кирәк. Хәзер укучы фикер йөртүдә хаталары булмаса, өстәмә балл алырга мөмкин.

6. Химия.

30нчы номерлы бирем барлыкка килгән. Анда чылбырлар («цепочка превращений») урынына тигезләмә (уравнение) төзергә кирәк. 30 һәм 31 биремнәр өчен хәзер икешәр балл алып була. Эшнең беренче өлешендә балл бирү системасын үзгәрттеләр. Ләкин максималь балл шулай ук кала бирә: 60 балл.

БДИны кайчан тапшырабыз?

Имтиханнарның төп дулкыны 28 майдан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Алдан тапшыру этабы март ахыры - апрель башы арасында дәвам итә. Төрле сәбәпләр аркасында вакытында тапшыра алмаучылар сентябрь башында тапшыра ала.

БДИ тапшыру өчен гаризаны 11 сыйныф укучылары инде 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш иде. Аңа кадәр чыгарылыш сыйныфлары 6 декабрьдә йомгаклау иншасын язды.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев