БДИ: эксперимент дәвам итә
"РГ" газетасы язуынча, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы, якын арада БДИдан А өлешенең юкка чыгу мөмкинлеген раслаган.
БДИ хакында сүз чыкса, бик күпләр нәкъ менә шушы А өлешен күз алдында тоталар. Чөнки төп яңалык та, шул ук вакытта, йомшаграк итеп әйтик, сәер яңалык та шушы А өлеше белән бәйле. Берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алу кем өчендер файда булса, кемдер бик мөһим баллардан колак кагарга мөмкин бит...
Моннан тыш, барлык гуманитар фәннәрдән дә телдән имтихан бирергә туры килүе бар. Шул ук вакыттка БДИны язмачадан электрон форматка күчерергә планлаштыралар. БДИның телдән бирә торган имтиханын, беренче чиратта, чит телләрдән бирергә туры киләчәк. Ә электрон форматка килсәк, ул иң элек информатикага кагылачак диләр.
Югарыда әйтелгәннәрне кыскача анализлап карыйк. Әлегә кадәр әти-әниләр арасында: "БДИ - дөрес әйбер түгел, бетәчәк ул", диючеләр бар. Үзгәрешләр әзерләүне бу фикергә җавап буларак кабул итү дөрес булыр. Минемчә, БДИны заманчалаштыру, ниндидер үзгәртүләр киләчәктә дә дәвам итәр. Әмма, бетмәячәк. Ә булырга мөмкин үзгәрешләргә килсәк, "Рособрнадзор" җитәкчесе Сергей Кравцов "РГ"га менә ниләр дигән.
- Без БДИның тест структурасын үзгәртергә әзер. Әгәр дә эксперт һәм һөнәри берлекләр имтихан материалларында А өлеше булырга тиеш түгел дисәләр, без җайлап кына аннан баш тартырга әзер. Әмма шуны аңлагыз, бу "Рособрнадзор" карары булырга тиеш түгел. Моны белгечләр хәл итә. Өстәвенә, быелгы БДИга кагылмый.
БДИ проблемасы депутатларны да борчый. Әйтик, Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Никонов чит телләрдән генә түгел, рус теленнән дә телдән имтихан бирдерергә тәкъдим иткән. "Язарга гына түгел, сөйләргә дә өйрәнсеннәр", - дигән. Шул ук вакытта телдән имтихан бирү оештыру һәм технологик яктан бик катлаулы дигән фикер дә бар.Әйтик, өзлексез математик белем бирү үзәге директоры Иван Ященко шул фикердә. Шул ук вакытта ул мкатематикадан ике дәрәҗәдәге БДИ әзерләүләрен хәбәр иткән. Ягъни, аның фикеренчә, математиканы база өзлеше буларак һәм бер юнәлеш (профиль) буларак өйрәнүчеләр өчен төрле дәрәҗәдәге БДИ бирү уңайлырак булачак.
Кыскасы, тагын бер кат ассызыкларга телим: әлегә болар барысы да фаразлар гына. Әмма шунысы факт - үзгәрешләр барыбер булачак. Ә инде "РГ" язганча, Россиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, соңгы үзгәрешләр быелның август аеннан да соңга калмас, дигән.Димәк, 2015 елгы БДИның яңа кагыйдәләре 1 сентябрьдә үк билгеле булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.1400
-
6 март 2021 - 15:09Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән Агымдагы елның ике аенда республикада ковид йоктыруның 4,7 меңгә якын очрагы теркәлгән.1800
-
6 март 2021 - 12:15Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.3700
-
6 март 2021 - 11:30Шахмат башны эшләтә Әлеге уен турында сүз чыкты исә, белдекле, «башлы» булып күренергә теләүчеләр әнә шулай дип кырт кисәләр.4600
-
6 март 2021 - 10:09Ут белән саксыз эш итү - янгынның иң таралган сәбәпләренең берсе Хөрмәтле Әтнә районы халкы!3300
-
6 март 2021 - 08:00Һава торышы - комфортлы Нинди була икән ул комфортлы һава торышы дисездер.3600
-
5 март 2021 - 20:006 мартка һава торышы һәм ай календаре 6 мартка һава торышы һәм ай календаре.8800
-
5 март 2021 - 18:30Волейбол ярышы узды 4 март көнне Әтнәдә- Саба(Шәмәрдән),Балтач,Арча,Теләче,Кукмара,Әтнә районнары арасында 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшьтәге кызлар командалары Әтнә районы беренчелеге волейбол ярышында көч сынашты.9901
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
5 март 2021 - 16:15Патриотлык рухы Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә укучы балалар иҗаты нигезендә патриотик рәсемнәр бәйгесе оештырганнар.3000
-
5 март 2021 - 15:10Гармун кечкенә булса да Булатны беренче тапкыр Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертында күрдем11900
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?14200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3600
-
6 март 2021 - 15:40"Әтнә ташбашы" Разил МөхәммәтҗановБүген Олы Әтнә авылы плотинасында мәдәният бүлеге "Әтнә ташбашы" дип исемләнгән балыкчылар ярышы уздырды.1500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.63800
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесе Түбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.32000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика