Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең алда башымны иям

Казанда яшәсәм дә, Каенсар авылында билгеләп үтелгән өлкәннәр көнендә катнашырга насыйп булды үземә. Бәйрәм узасы клуб матур итеп бизәлгән. Авылдашларым күчтәнәчләрен тотып, бирегә ашыга. Өстәлләрдәге сый-нигъмәткә исең китәрлек. Әнә Тәэбирә апа ике таба кабак бәлеше пешереп алып килгән. Ул ел саен шулай эшли икән. Бигрәк тәмле булган. Бәйрәмне авыл мулласы...

Казанда яшәсәм дә, Каенсар авылында билгеләп үтелгән өлкәннәр көнендә катнашырга насыйп булды үземә. Бәйрәм узасы клуб матур итеп бизәлгән. Авылдашларым күчтәнәчләрен тотып, бирегә ашыга. Өстәлләрдәге сый-нигъмәткә исең китәрлек. Әнә Тәэбирә апа ике таба кабак бәлеше пешереп алып килгән. Ул ел саен шулай эшли икән. Бигрәк тәмле булган.

Бәйрәмне авыл мулласы Вәгыйз хәзрәт фатихасы белән ачып җибәрделәр. Кунакка Күәм авылыннан сәхнә ветераны Әхтәм Батталов та төшкән. Ул яшьлек юлдашы - гармуны белән килгән. И, уйнап та карады инде. Сәхнә дә чыгыш ясаган ветераннар әйтерсең унсигездә. Аларга карап сокланып куйдым. Бәйрәмне оештырган, андагы ккатнашкане авылдашларым алдында башымны өям. Һаман шулай күңелле итеп яшәгез. Мин сезнең белән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев