Әтнә таңы

Бөек Җиңүнең алтмыш тугызынчы язы якынлаша

Сугыш төгәлләнгәннән соң 69 нче яз якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хәтирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар...

Реклама

Сугыш төгәлләнгәннән соң 69 нче яз якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хәтирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар хуҗалык эшенә җигеләләр. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Яу кырында йөргәннәргә авыр таякның бер башы төшсә, икенче ягы сугыш чоры балаларына, тылдагыларга төште. Ашарга икмәк, киергә кием булмый. Көн-төн эш. Күпләр авыртып, ачлыктан шешенеп үлә. Файзрахманова Фәүзия Исхак кызының да үсмер чагы сугыш елларына туры килгән. Бу авыр елларның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән аңа, "нуҗа шулпасын" да байтак чөмергән ул. Мин 1924 елның матур май башында Күәм авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә 8 бала, шуларның иң олысы мин идем. Әнигә балаларны карашу минем өстә иде. Ләкин өч туганым вафат булдылар, бәлки яхшы тәрбия дә булмагандыр инде ул чакларда. Сугыш башланганчы гаиләбез белән Тулага күченеп киттек. Ләкин анда озак яши алмадык, чөнки сугыш башланды. Яңадан туган авылыбыз Күәмгә әйләнеп кайттык.Сугыш башланган вакытта миңа нибары 17 яшь иде. Егетләрне, әтиләрне военкоматка комиссиягә йөртә башладылар. Әтиебез сугышка яраксыз булды, чөнки аның тәннәрендә яра эзләре бетмәгән була. Авылда ир-егетләр калмаганлыктан басуларда алар эшләгән эшне башкарырга туры килде. Фронт өчен дип көнне-төнгә ялгап эшләдек. Колхоз терлекләрен, дуңгызларны карадым, урак урырга, ындыр табагында да эшләргә туры килде, - ди Фәүзия апа. Ләкин ул зарланмаган, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан. Җирне сөрергә, эшкәртергә дә туры килгән аңа. Әниләре белән көлтә өю, печән чабу кебек эшләрне дә башкарганнар.Ә бигрәк тә истә калганы, Мари урманнарына җәяу барып, утын кисү. Агачларны елга аша сал итеп агызу. Ачлы -туклы урман эчендә баракларда яшәгәннәр. Өстә юньле кием юк иде, аякта чабата. Ул тузып бетә, ертыла. Эшләгән тулы хезмәт көненә 1 кг ипи бирелә иде, ләкин нормаңны үтәсәң генә шул. Көз көннәрендә басуда бәрәңгеләр өелеп кала иде. Карлы, бозлы яңгыр астында да казыдык, өшегән бәрәңгеләрне капчыкларга тутырып чана белән Алат спирт заводына тапшырдык. Көек, Шимбер юллары аша бер төркем кыз: Гөлбәрия, Надия һәм башкалар белән төнлә юлга кузгала идек. Ул өшегән бәрәңгедән яралыларны дәвалау өчен спирт ясаганнар дыр,- инде. Ә атлар юк, чөнки яхшы атларны сугышка алып бетерделәр.Ә хәлсез атлар ерак юлга чыга алмады. Озын кыш төннәрендә кич утырып сугышчыларга йон оекбашлар бәйли идек. Көнозын эшли идек, кайтып такы-токы белән чәй эчкәч арулар беткән кебек була иде, без кичке уенга чыгып китә идек. Моны гаепләп булмый, без дә бит яшьләр идек. Арыганлык бөтенләй онытыла. Җырлар, биюләр, уеннар... Ә иң истә калганы 1944 - 45 еллар - ди Фәүзия апа, торф чыгару. Безне Әтнәдән 15 кызны Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр. Дусым авылыннан-өчәү, Җегелдедән- икәү, Әтнәдән-өчәү һәм башка авыллардан. Күәмнән Гатауллина Әминә, Җәләева Фәймә идек. Анда баракларда тордык. Хезмәт хакы түләнмәде, ашаталар иде үзе. Яралы солдатларның киемнәрен дә юдык. Әсирлеккә төшкән немец солдатлары белән бергә эшләдек.Торфны кәрзингә тутырабыз, алар аны ташый иделәр.Безгә паек белән беррәттән тәмәке дә бирелә иде, ә без аны немец солдатларыннан шикәргә алыштырып ала идек. Җиңүне без кызлар белән Мәскәү өлкәсендә каршыладык. Ә өйгә кайтканда безгә бик күп бүләкләр, чүпрәк-чапраклар бирделәр. Әнием 49 яшендә вафат булды, 2 яшьлек туганымны да тәрбияләү минем өскә калды.Аңа карамастан басуда көлтәсен дә бәйләдем.Атлы машина алдан урып бара, ә без җырлый-җырлый көлтәлибез. Фермасында да эшләдем. 1953 елда Күәм авылы егете Равилгә кияүгә чыктым. Өч бала тәрбияләп үстердем. Иптәшем белән бергә 32 ел бәхетле гомер кичердек, ләкин ике улымны югалттым.Бүгенге көндә 39 ел бергә гомер кичергән киленем һәм оныкларым белән яшим. Киленем Назира үзем кебек тырыш, 36 ел фермада сыер сауды. Инде менә яшь килен белән дә җиде ел торам. Ул да олы киленемә бик ошаган, уңган. Җиде онык, 13 оныкчыгым бар. Алар өчен куанып яшим, - ди Фәүзия апа күз яшьләрен сөртә-сөртә. Аллага шөкер,бүгенге көндә, әнкәй аш-суга да бик оста, кирәк дисәң кыстыбыен да, бәлешен дә пешерә, -ди олы килене Назира апа. Газета материаллары , дөнья яңалыклары белән дә танышып бара икән. Хәтере дә бик яхшы.Балаларына, оныкларына үзенең төпле киңәшләрен дә бирә. Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала. Менә бит нинди авыр тормыш кичергән сугыш чоры баласы. Өченче майда Фәүзия апага 90 яшь тула икән. Аңа бары тик сәламәтлек, киленнәренең,балаларының, оныкларының рәхим-шәфкатен, игелеген күреп яшәргә язсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: