Әтнә таңы

Бөек татар мәгърифәтчесе, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани турында нәрсә беләбез?

Бүген бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына - 200 ел Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлыйк. 30дан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин...

Бүген бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына - 200 ел Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлыйк.

30дан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы

Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туа. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

(Комыргуҗа мәктәбендәге Шиһабетдин Мәрҗани музее фотолары)

Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйырендә.теп бирим:ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
- дип яза Габдулла Тукай "Шиһаб хәзрәт" исемле шигырендә.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани әтисе укыткан мәдрәсәне тәмамлый һәм дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. 1838 елда Бохарага китеп, төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп, "Шердар" мәдрәсәсендә укый.

Мәрҗани - имам

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К.Насыйри, Х.Фәезханов, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле.

Реклама

Мәрҗани - хаҗи

Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре "Рихләтел-Мәрҗани" ("Мәрҗани сәяхәте") исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Мәрҗани - күп телләр белүче

Шиһабетдин Мәрҗани татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Мәрҗанинең иң танылган әсәре

"Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") - Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. "Мөстәфадел-әхбар..." китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Бөек реформатор

Шиһабетдин Мәрҗани - бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була.

Татар ханнарын барлаучы

Шиһабетдин Мәрҗани - татар милләтен оештыру хакына барлыкка килгән тарих белеменә нигез салучы. Аның бөеклеге - гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштерә алуда. Ул үзенең хезмәтләрендә татар этносы яшәгән территорияләрнең барлык өлешен диярлек өйрәнеп чыга, шуның белән беренче тапкыр гомуммилли тарихыбызны гамәлгә куя. Казан тарихы, татарларның рухи башкаласы буларак, нәкъ менә Мәрҗанидән башлана.

Беренче татар сәясәтчесе Рәшит казый Ибраһим 1915 елда Казанда дөнья күргән "Мәрҗани" исемле җыентыкта басылган мәкаләсендә бөек галимне болай бәяли: "Мәрҗани татарлар арасында беренче мәгърифәтчеләренең берсе иде дип уйлыйм, ул үзенең каләме белән татар ханнарының тузан каплаган, югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыкты". Шуңа күрә Мәрҗанине "татар Геродоты", ягъни татар тарихының атасы дип атыйлар.

Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәте

Сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани татар музыкасы өлкәсендә гаять зур эш башкарган. "Ул ХIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Әлеге юнәлеш бөек мәгърифәтче эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу көннәргә дә килеп җиткән. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге суфыйчылык сәнгатен өйрәнүе белән дә әһәмиятле"...

Тулысы белән уку өчен чыганак:

http://intertat.tatar/tarih/2018-shi-abetdin-m-r-ani-ely-b-ek-tatar-m-grif-tchese-turynda-12-fakt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: