Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Беләбез без сезне...”

Әнә шулай дип каршыладылар безне Арыда. Көлемсерәмәгез, мәйданда балалар әйтте бу сүзләрне. Балалар сабан туенда булдык, күрсәттеләр күрмәгәнне. Нинди бетмәгән Ары инде бу, дип күпсенүчеләр дә булыр, 11 июнь көнне балалар сабантуе үткәрделәр алар, 8 июньдә көнгә ике мәйдан оештыручыларга монысын уздыру артык кыенга туры килмәгәндер. Хәер, үттеме үтте, дип...

Әнә шулай дип каршыладылар безне Арыда. Көлемсерәмәгез, мәйданда балалар әйтте бу сүзләрне. Балалар сабан туенда булдык, күрсәттеләр күрмәгәнне.

Нинди бетмәгән Ары инде бу, дип күпсенүчеләр дә булыр, 11 июнь көнне балалар сабантуе үткәрделәр алар, 8 июньдә көнгә ике мәйдан оештыручыларга монысын уздыру артык кыенга туры килмәгәндер. Хәер, үттеме үтте, дип үткәрүчеләргә шулай булыр иде, ә монда бернәрсә дә тамга өчен генә була алмый, Арыда аяктан егылганчы эшлиләр, аяклар йөрми, биими башлаганчы бәйрәм итәләр. Олылар гына шундыймы дисәң, балалары да чатырдап торалар, ут борчалары, чәчрәп чыгалар, тутырып әйтәсен әйтәләр... Ары-кимеләр генә түгел, Лесхоз балалары да да шундый. Әллә инде җире тылсымлымы, без, "Әтнә таңы" җурналистлары да тик тора алмадык, балалар белән биидек, уйнадык, таяк, чиләкләп су да ташыдык. (Дәвамын газетабызның киләсе саныннан укырсыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев