"Белем алу фарыздыр", - ди Әтнә районы имамы

Күәм авылы мәчетендә укытучы Алия Садриева 3-4 сыйныф укучылары белән "Әхлак" дәресе үткәрде.
"Әхлак" дәресен бары дин дәресе буларак кабул итүчеләр күп. Ә бит, беренче чиратта, укучы балага уңай тәрбия, итагатьлек, ихтирам төшенчәләрен сеңдерә ул. Дәрес мисалында күзгә шул да чалынды, укучы баланы игътибарлы булырга, укытучы авызыннан төшкән һәр сүзне "йотып" барырга да өйрәтә икән ул.
Укытучы дәресне "Сабантуй" күренеше нигезендә аңлатты һәм миңа аның сорау-җавап формасында баруы бик ошады. Дәрестә катнашмаган, фикерләмәгән бер укучы да калмады. Монда табигатьне яратырга өндәү дә ярылып ятты. Укучылар чәчәкләр исеме белән бәйле "Моң-зар" конкурсын да теләп катнаштылар. Ул гына түгел, "Әхлак дәресе"ндә уку елы башыннан алып ниләргә өйрәнгәннәр, барысын да искә алдылар. "Татар авыл кызы" һәм "Татар авыл егете" нинди булырга тиеш?" темасына рәсем сайлап, сыйфатлап сөйләп тә күрсәттеләр. Кыскасы, бик күңелле чара булды ул. Күзәтеп утырган авыл имамнары, кунаклар да сокланыштылар. Даими хәбәрчебез һәм Алиянең җәмәгате Равил Садриев санап та чыккан: "27 өлкән һәм 14 бала бар иде биредә", - диде.
Соңыннан Күәм имамы Ленар Ганиев чыгыш ясады. Хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткергәннән соң,гыйлем алуга бәйле хәдисләр белән таныштырып узды. Ә анда, җәмәгать: "Белем алу фарыздыр (тиеш)", дигән юллар да бар. Шөкер, киң күңелле хәзрәт балаларга бүләк тә әзерләгән. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев тә буш кул килмәгән: катнашкан балаларга гына түгел, укытучыларына да дини китаплар бүләк итте. Диннең кешедән аерылгысызлыгын хикмәтле итеп ассызыклады: "Кеше җир өстендә йөрсен өчен ике аяк кирәк. Аларның берсе безнең дөньяви караш булса, икенчесе - дини гыйлемебез", - диде. Мондагы бик күпләрне Коръән укырга өйрәтүче, әйтик, "Әхлак" дәресен алып барган мөгаллимәнең, аның җәмәгатенең, авыл имамының, шул исәптән минем дә остазым булган Рафисә апа вәгазе дә бик үтемле булды.
Өйлә намазыннан соң, барысы бергә мәчеттә әзерләнгән мул табын артында фикер алыштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.5700
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.8500
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.10200
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12100
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.9600
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6000
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!29700
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.17101
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.9200
-
24 февраль 2021 - 18:10Коронавирус вакытыннан алда бала табу ихтималын арттыра Инфекция хатын-кыз яки бала сәламәтлегенә йогынты ясамый, дип яза Лондон тикшеренүчеләре.7400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12100
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18000
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләрӘтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.14400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49700
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.34600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!29700
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.27500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика