Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем җитми, горурлык җитми...

Белем җитми, горурлык җитми... Татар телен бетерәләр... Татар телен кисәләр, мәктәпләргә кертмиләр... Татар теле укытучылары эшсез кала. Татар халкы гөж килде, шуны гына сөйләделәр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр, карарлар кабул итмәделәр. Янәсе, тимәгез татар теленә. Мәскәү ишетергә теләми, әле алай гынамы соң? Президент админис­трация­сен­дә эшләп, чиркәү дине буенча, фәнни хезмәтләр язып...

Белем җитми, горурлык җитми...

Татар телен бетерәләр... Татар телен кисәләр, мәктәпләргә кертмиләр... Татар теле укытучылары эшсез кала. Татар халкы гөж килде, шуны гына сөйләделәр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр, карарлар кабул итмәделәр. Янәсе, тимәгез татар теленә. Мәскәү ишетергә теләми, әле алай гынамы соң?

Президент админис­трация­сен­дә эшләп, чиркәү дине буенча, фәнни хезмәтләр язып утырган әби­не (бездә ул - хөрмәтләү сүзе) эштән җибәрү өчен министрлыкка куелган ханым без­нең әфәнде белән сөйләшеп тә торырга теләмәде. Әле бү­ләкләр алып барган булгандыр, регионнарның бер­се дә буш кул белән бармый, ә алар сөйләшмәгән дә булалар. Дөнья шулай ул, баш­магыңны куймас җиргә башларыңны куйдыра. Шул кирәк безгә, без шуңа лаек. Тоталар да безнең язучылар, галимнәр, "аксакаллар" тел сорап Путинга, Пес­ковка хатлар, мө­рә­җә­гать­ләр язалар. Мәскәү тарафыннан яхшылык көтү өчен, аңла­мыйм бу кеше­ләр­не, ни дә­рәҗәдә (надан диясем килми, надан түгел бу кешеләр) беркатлы, мес­кен булырга ки­рәк­тер.

Путиннан тел сорыйлар. Ул аны бик теләсә дә, җир маебыз, зур суларыбыз, машина, самолет, вертолет заводларыбыз, юмарт кунакчыл халкыбыз, башкалар үрнәк алырлык яхшы сыйфатларыбыз өчен безне бик яратса да, бирә алмый. Кү­ңелемә хуш килгән фикер­ләрне язып кую гадәтем бар. Бик охшаган булгандыр инде ул миңа, ул үзе дә вакыты җиткәнне, үз сә­гате сукканны көтеп посып торгандыр. Авторы француз философы дип язганмын да, исеме юк. Хәер, кем ул, кайчан, ничек, шул­ка­дәр безгә туры килерлек итеп әйтә алган. "Дәүләте булмаган, буйсындырылган халык төрмәдәге тоткын шикелле, туган теле аңа - төр­мә ишеген ача торган яшерен ачкыч", - ди. Бу бит без­нең турында, татар халкы турында моннан да остарак итеп бер кем дә әйтә алмас. "Дәүләте булмаган" дигән урынга дәүләте тартып алынган дип тә аңларга кирәк. Без­нең бит дәү­ләте­без булган, безнең бабаларыбыз дәүләт тоткан халык булган.

Буйсындырылган халык дигәне белән ки­лешмәскә дә, килешергә дә була. Без - буйсынмаганнардан бүгенгә килеп җит­кән халык. Әйе, төрмәдәге тоткын шикелле. Ләкин төр­мә бетү түгел әле ул. Шәкүр карак әйт­кәндәй, "безнең кебек зимагурга ял итәргә урын ул". Төр­мәнең ачкычы - Туган тел инде. Әнә шул ачкычны Путин безгә бирсенме, төрмә ишек­ләрен ачтырсынмы? Келт итеп, Карл Марксның хак сүз­ләре искә төшә: "Рәсәй - ха­лык­лар төрмәсе". Моннан соң озак еллар, төрмә ишекләре ачыла башлады. СССР дигән Җир шарының зур өлешен биләп яткан кып-кызыл ил дә тарала, чит-чикләре ярыла, кителеп-кителеп төшә, үз­лә­ренчә яши, үзләренчә сөй­ләшә башладылар.


Рәсәй дә, чын күңелдән ышанып әйтәм: шул юл белән барачак. Моңа дөнья­да мисаллар бик күп. Таралалар, кушылалар, аерылалар. Тигез хокуклы, мөстә­кыйльлек алачаклар. Чорыбыз катлаулы, әллә урыс дәүләтенең үзенә бик җи­ңелме? Ярый, 2025 елда Рәсәйдә бер тел, бер дин, бер милләт кенә калырга тиеш дигән стратегик планнары бар. Шуны үтәү өчен, тел­ләрне, диннәрне бетерү өчен нинди генә хәлләргә төшми­ләр, ничек кенә хурлыкка калмыйлар. Әдәп, әхлак югала, Мәскәү телеканаллары "Пусть говорят", "Прямой эфир" кө­не-төне шуны күрсәтә. Монда Рә­сәйнең чын йөзе, бүгенге көне күренә.
Бер караганда, Рәсәйдә яшәү кайберәүләргә шундый рәхәт кебек күренә. Ләкин кемдер - хуҗа, кемдер - кол. Беләм, кемдер, әйе, без - татарлар кол, басып алынган халык, диячәк.

Дәүләтебез юк, телебезне бетерәчәкләр диячәк. Әнә берәү, әй, мескен, мәс­ләксез, зур плакат күтәреп Дәүләт Советы бинасы янына барып баскан. Ә аның плакатка: "Иртәгә телем бетсә - бүген үләргә әзер! Президент, Татар телен якла", - дип язылган. Үзе әз­мәвердәй егет, үзе "дивана". Син бүген үлгәч, иртәгә татар теле (әлбәттә, синең өчен) үлә дә үлә бит инде. Бу бит ул уйлап бетерел­мәгән фаразны бик күп еллар элек, СССР заманында кечкенә халыкның бөек вәкиле, съездларга туп-ту­лы аерым бер вагонда килә торган Рәсүл Гамзатовтан әйттерделәр. Ул: "Мой Дагестан", - ди. Мостай Кәрим уздырды: "Мин - россиянмын", - диде. Аның да теле Сәйфи ага Кудаш, Фәридә апа Кудашева белән бер авылдан, теле татарча ачыл­ган иде. Ә аның шә­кер­те, үзенчә, көчле­рәк итеп, телемне кистерәм, диде. Авыз эчендәге, ике катлы йозакка (беренче иреннәр, икенче тешләр) бикләнгән, куркак кешенең авызындагы ит кисәге тел түгел бит әле. Тел ул - ачкыч, бәхет ачкычы, мил­ләтнең йөрәге, милләтсез тел булмый. Лә­кин дөнья буйлап күзәт­сәң, укысаң, телләр үлә, бетә.


Марсель Гали "Казан утлары" журналының быелгы 2 нче санында: "Бүгенге көн­дә дөньяда 6809 тере тел булып, гасыр ахырында шулар­ның 6 меңе үләчәк", - ди.


"Киләчәге өметле тел­ләр - кытай, инглиз, алман, гарәп, француз, испан, рус телләре", - ди. Рус телендә һәрберебез, телибезме, теләмибезме, без шул телдә сөйләшергә тиеш булабыз. Һәм менә бу куркыныч афәттә өметлеләр бе­лән өметсезләр арасында ул үзе дә, арттан караганда беренче тора. Аның безнең телләрне бетерергә тырышкан өчен әҗере озак көттермәс. Рәсәй­дә урыслашу зур тизлек белән бара. Аның инде ярты халкы тулы урыс түгел, ярты урыс кына. Йә әни, йә әти урыс. Алар­ның теле урыс. Күреп, кү­зәтеп торам. Андыйлар үз нәселемдә дә җитәрлек. Ал­лаһының рәхмәте, телне бе­терү сүзе кузгалгач, болар, җаннары бар икән әле, татарча сөйләшергә өйрә­нергә тотындылар. Әле бер­се Әндрей дигән "племяш" сөйләп тора. "Илдәге халыкның 30-35 проценты гына урыс, тиздән без­нең көймәгә су керә башларга мөмкин", - ди. Телләре булмаса, милли рухлары булсын иде, бик буталган, адашкан, саташкан чагы.


Шуңа күрә дә урыс кубызына биеп, аларны үсен­дереп җибәрәбез. Кабат-кабат әй­тергә мәҗбүрмен. Ник соң без­нең язучыларыбыз, га­лим­нәребез, ватан­пәрвәр сәя­сәт­челәребез Мәс­кәүгә Путинга, Песковка (авылга бабайга дигән төсле) тел сорап хатлар язалар. Министрыбыз югыйсә үзе күп­тән министр булып Мәскәүдә утырасы кеше. Кабат шул ук язучылар Халыкара язучылар оешмасы вәкил­ләре - ПЭН клуб әгъ­залары үзлә­ренең урыс ка­ләмдәшлә­реннән Татар телен яклауларын сорап хат язганнар. Ник соң алар үзләре дөнья­күләм кеше хокукларын саклый торган оешмаларга мөрә­җәгать итмиләр.


Бүген безгә тел белән идея, рухи бердәмлек җит­ми. Телибезме, теләми­без­ме, язмыш барыбер мәктәп­ләр­гә барып тоташа. Белем җит­ми, горурлык җитми. Мин татар теле бетәр дип курыкмыйм. Татар теле беркайчан да бетми дә, үлми дә. Бөек галим Ризаэддин Фәх­ретдин: "Без бу дөньяга бе­тәр өчен түгел, мәңге яшәр өчен килгән", - ди. Бүген безгә мирасыбызны бар­лар­га галим­нәребез ки­рәк. Те­лем­не кис­терәм, дию, бу илдә коточкыч сүз, кис­терер­ләр дә алыр­лар.

Милләтнең һәр баласы кадерле, газиз булырга тиеш. Үзебезнең хокукларыбыз бар. Безне саклыйлар, яклыйлар, дип мактанырга яратабыз. Рәсәйнең Консти­туция­сенә аркаланмакчы булабыз. Янә­се, безне як­лыйлар. Ник соң Мәскәүдән прокуратура хез­мәткәр­ләре килә безне якларга...

Тулысы белән: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев