Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белеп бәйләнгән миллекнең файдасы әйтеп бетергесез!

Бер гадәткә кертсәң, мунчаны миллектән башка күз алдына да китереп булмый. Хуш исе, тәнгә бирүче ләззәтеннән кала чабыну кан әйләнешен, матдәләр алмашын да яхшырта, тир бизләрен ача, шлакларны чыгара. Без күбрәк каен миллегенә өстенлек бирәбез. Моның өчен яшь агач сайлыйбыз. Миллекне керәшеннәрнең Питрау көненә кадәр агач яфраклары яшь, нык чакта...

Бер гадәткә кертсәң, мунчаны миллектән башка күз алдына да китереп булмый. Хуш исе, тәнгә бирүче ләззәтеннән кала чабыну кан әйләнешен, матдәләр алмашын да яхшырта, тир бизләрен ача, шлакларны чыгара.

Без күбрәк каен миллегенә өстенлек бирәбез. Моның өчен яшь агач сайлыйбыз. Миллекне керәшеннәрнең Питрау көненә кадәр агач яфраклары яшь, нык чакта әзерлибез. Июль урталарына кадәр җыйсаң да була. Монда иң мөһиме - агачның алкаланмаган булуы шарт.

Каен себеркесе мускуллар, буыннар сызлаганда ярдәм итә, тирене чистарта, яраларны тиз төзәтә. Аның төп өстенлеге - үпкәләр вентиляциясен яхшыртуы. Шунлыктан ул астма чиреннән тилмерүчеләр, тәмәке тартучылар өчен аеруча файдалы. Каен миллеге төнәтмәсе кавыкны бетерә. Шуңа күрә себерке пешергән суны түгәргә ашыкмагыз.

Ел да берничә пар имән себеркесе әзерләгез. Аны июньнән августка кадәр җыялар.

Имәннән миллек чабынганда коелмый, йомшак һәм файдалы була. Бер имән миллеге 3-4 тапкыр кулланырга җитә. Ул майлы тиреле кешеләр өчен файдалы. Пары кан басымы күтәрелүне булдырмый, шунлыктан мондый куркыныч янаучылар имән миллеге белән чабына ала. Ә мунча тутырып чыккан хуш исе нерв системасын тынычландыра.

Юкә чәчәк атканда аннан да мунча себеркесе әзерләргә була. Анысы инде артык зур итеп бәйләнми. Учка сыярлык, дәва өчен тотарлык кына була. Юкә миллеге салкын тиюдән файдалы. Ул баш авыртуын җиңә, бронхларны киңәйтә, яраларны төзәтә, тынычландыра. Юкә, тал, зирек яки башка агачлардан миллекне июль башыннан август урталарына кадәр әзерләргә мөмкин.

Артыш һәм ак чыршы миллеге тир бүленеп чыгуны тизләтә, кан әйләнешен яхшырта. Аны умырткалык сызлаганда, радикулиттан файдаланырга мөмкин. Мондый миллек грипп, бронхиттан булыша. Мунча себеркесен ылыслы агачлардан запаска әзерләп куеп булмый. Чөнки кипкәннән соң ылыслары коела башлый. Шунлыктан һәр мунчага яңа себерке әзерләргә кирәк. Ылыслы миллекне иң элек 10 минут кайнар суга салып пешеклиләр.

Халык арасында кычыткан миллеген кулланучылар да очрый. Миллек әзерләү өчен кычытканны чәчәк атар алдыннан яки чәчәк аткан вакытта җыярга кирәк. Аның физик көчәнешләрдән соң, буыннар сызлаганда файдасы бар. Кычыткан себеркесе радикулит, подагра, ревматизмны дәвалый. Ул нерв киеренкелеген бетерә, кан басымын төшерә. Кычыткан миллеген зур итеп бәйләмиләр. Чабыныр алдыннан аны 1-2 минут - кайнар, аннан 3-4 минут салкын суга салып тоталар.

Әрем аяк астында үсеп утырса да, аны бик сирәк кеше генә милек итеп файдалана. Аны без гадәттә, чорма, шкафларда сакланучы киемнәрне көя күбәләгеннән саклау өчен кулланабыз. Чөнки исе бик көчле. Мунча себеркесенә, каен миллегенә берничә ботагын кыстырсагыз да җитә. Әремне сабаклары ныгыгач, чәчәк аткач җыярга кирәк. Аны каен себеркесе кебек үк киптерәләр һәм чорма яки сарайга элеп куялар. Әрем һаваны йогышсызландыра, нервларны тынычландыра, ул йокысызлыктан файдалы. Андый миллек белән чабыну тирене чистарта, пары хәтерне яхшырта.

Миллекне ничек пешекләргә?

Чабынганда миллекнең яфрагы коелып интектерә. Бу җыю һәм дөрес киптерүдән генә тормый. Себеркене башта озаклап салкын суда тотарга, аннары гына пешекләргә кирәк. Шул вакытта яфрагы коелмый. Тагын бер ысул: миллекне 2-3 минутка суык сулы ләгәнгә, аннан соң шул кадәр үк вакытка җылы суга салып тотабыз. Шуннан соң гына кайнар сулы тазга салып өстен каплап куябыз. Миллекнең кайчан әзер булуын хуш ис чыга башлагач аңларга була. Кайнарда чабынып юынгач, тәндә бертөрле рәхәтлек, җиңеллек сизелә, арыганнан соң ниндидер көч өстәлгән сыман тоела. Организм шлаклардан арына, күзәнәкләр ачылып китә. Тәртибен белеп кергәндә мунчаның файдасы бик зур. Тик шулай да: × 5-6 яшькә кадәрге кечкенә балаларны югары температурада озак итеп себерке белән чабарга, юындырырга ярамый. × Беркайчан да чама хисен югалтмаска кирәк. Кискен һәм авыруларның ялкынсынулы вакытларында, чабынганчы, табиб белән киңәшләшү зыян итмәс. × Кайнар мунчада чабынырга, саунада озаклап утырырга яратучылар үзләрендә бернинди дә онкологик тайпылышлар, ялкынсынулар юклыкка инанган булырга тиеш.

Энҗе НОГМАНОВА

Чыганак: http://old.intertat.ru/tt/society-tt/item/66235-belep-yasalgan-millekne%D2%A3-%E2%80%93-faydasyi-k%D2%AFp-kukmarada-yash%D3%99%D2%AFche-tabib-m%D3%99ks%D2%AFt-h%D3%99bibrahmanovtan-milek-yasau-serl%D3%99re.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев