Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк булган симптомнарны атады

Көчле авырту, эч авыртуы, аң югалту һәм тын кысылу булганда, игътибар итми калдырырга ярамый.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми практика буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган кайбер симптомнарны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әлбәттә, авырту булганда. Ул төрле була, әмма, нигездә, туктамый торган көчле авырту - ул хәвефле симптом» - диде Драпкина.

Ул бигрәк тә күкрәк читлегендә булган авыртуларга игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Табиблар күкрәк читлегендә булган авыртуларның 80нән артык сәбәбен атый ала. 

Шулай ук аңны югалтканда (бигрәк тә еш күренеш булганда), тын кысылганда һәм эч авыртуларында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-09-2020/belgechl-r-tabibka-kichekm-st-n-m-r-gat-it-rg-kir-k-bulgan-simptomnarny-atady-5773549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев