Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белми калмагыз! Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга акча юллана

2 март 2018, 17:07 , Фото: Салават Камалетдинов Министр барлыгы 360 млн сум күләмендә компенсация акчасы каралганын әйтте. (Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү акчасы юлланачак. Бу хакта бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

2 март 2018, 17:07 , Фото: Салават Камалетдинов

Министр барлыгы 360 млн сум күләмендә компенсация акчасы каралганын әйтте.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү акчасы юлланачак. Бу хакта бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Ул Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съездында катнашты.

"Бүген Хөкүмәтнең 360 млн сум буенча документы имзаланырга тиеш. Киләсе атнада авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен, сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү өчен, шушы акчаны юллаячакбыз", - диде министр. Марат Әхмәтов, шулай ук, 8 Мартка кадәр юридик затларга - крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә компенсация рәвешендә 1 литр сөт өчен 3 әр сумнан акча юлланачагын хәбәр итте.

Билгеле булганча, чәчү кампаниясенә ягулык бәяләре шулай ук, "авырткан" нокталарның берсе. Министр чәчү кампаниясе алдыннан, "ТАИФ", "Татнефть" оешмалары белән сөйләшүләр узганын әйтте. "Быел дизель ягулыгына бәяләр бик артты. Бер килограммга 4 сумнан килештерә алдык. Бүген иртән ягулык өчен бер өлешен алдан түләп кую мәсьәләсе буенча документларны карадык. Бу хәлне бераз җиңеләйтәчәк", - диде Марат Әхмәтов. Ул апрель азагы, 1 майдан ягулыкның тагын артуы көтелгәнен дә искәртте.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/02/159082/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев