Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бензин кыйммәтләнә

Россия Федерациясе дәүләт статистика хезмәте субъектлардагы ягулык бәяләрен игълан итте. 13 августка Россиянең барлык төбәкләрендә дә ягулык куллагну бәяләре арткан. Әйтик, 56 төбәктә соңгы бер атна эчендә генә бензин бәясе 1,3 процентка кадәр үскән. Ничек кенә сәер тоелмасын, нефть республикасы саналган Татарстан башкаласы Казанда - иң зур күрсәткеч. Бензин бәясе...

Россия Федерациясе дәүләт статистика хезмәте субъектлардагы ягулык бәяләрен игълан итте.

13 августка Россиянең барлык төбәкләрендә дә ягулык куллагну бәяләре арткан. Әйтик, 56 төбәктә соңгы бер атна эчендә генә бензин бәясе 1,3 процентка кадәр үскән.

Ничек кенә сәер тоелмасын, нефть республикасы саналган Татарстан башкаласы Казанда - иң зур күрсәткеч. Бензин бәясе 1,3 процентка күтәрелгән. Дөрес, Иваново шәһәрендә дә шул ук хәл икән. Ә менә башкалабыз Мәскәүдә бензин бәясе уртача 0,3 процентка гына артып, бер литр өчен 33,57 сумга җиткән. Санкт-Петербургта 0,4 процентка арттырганнар, анда хәзер бер литр бензин өчен уртача 32,46 сум түлиләр.

Экспертлар Россиянең иң кыйммәт һәм иң арзан бензинына ия субъектларын да ачыклаганнар. Иң арзаннары Себердә һәм Алтайда икән. Әйтик, узган атнада Омскта бер литр бензинның уртача бәясе 29,99 сум тәшкил иткән, Кемеровода 30,07 сум булган. Алардан соң Барнаул (30,48 сум), Новосибирск (30,76 сум) һәм Томск (30,92) шәһәрләре.

Ярый әле Чукоткада яшәмибез - Чукотка автоном округында иң кыйбат бензин саталар. Мисал өчен, Анадырь шәһәрендә бер литр ягулыкның уртача бәясе узган атнада 51,12 сум ук булган. Магадан, Петропавловск-Камчатский һәм Яіутск та арзан бензин белән мактана алмыйлар. Аларда да бер литр бензинның уртача бәясе 39 сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев