Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БЕР АДЫМ АРТКА

Бик рәхәт тормышта яшибез хәзер. Өйләребез җылы, су кергән, чыгарып түгеп азапланасы юк, канализация бар. Урамга чыгуга асфальт юл - язын да, көзен дә йөр рәхәтләнеп туфли киеп.

Үзебез шундый рәхәттә яшәгәч, асфальт түгел таш та күрмәгән урамлы, мичкә ягып җылытыла торган мәктәпле, кибете, клубы булмаган, көн саен кирәк булган вак-төякне дә сатып алырга тилмереп, зар-интизар булып алыпсатарларның килүен көтеп гомер итүчеләр барлыгы турында уйланып та тормыйбыз. Ә бит андый авыллар бар, һәм әллә кайда да түгел, үзебезнең районда, бездән берничә чакрымда гына. Сүзем мари чигендә урнашкан Казак Үртәме авылы турында. Каенсар авылыннан - дүрт, Күлле Кимедән өч километр ераклыкта, басу-кырлар уртасында урнашкан бу авылның юллары да басуныкы. Күзләрне иркәләп еракларга җәелгән уҗым басуы авылга кергәнче озата бара. Тау төшәсең, тау менәсең - бара- бара да арып бетәсең. Юлы бормалы булса да, тигез, ә менә авыл башына җиткәч кисәк тукталып калдык, алдагысы сикәлтәле, анда да, монда да су тулы чокырлар. Каршы күршеңә генә керергә уйласаң да, тездән пычрак... заман тормышыннан бер адым артка чигенгән кебек. Адәм баласы рәхәткә түзмәсә дә, михнәткә түзә диюләре чыннан да хак икән. Түзеп түзми нишләсеннәр, үзләренең кулыннан гына килә торган эш түгел шул. Авылда барлыгы утыз сигез йорт булып, шуның утыз өчендә кеше яши. Төп халык күптән пенсия яшендә. Шәхси йортлар төзек, каралты-кура да каралган. Авыл уртасында урнашкан мәчетләре әллә кайдан балкып утыра. Тик шунда ук, ишегенә ат башы хәтле йозак эленгән иске кибет бинасы, гөлләр арасында үскән тигәнәк кебек, дөньяны ямьсезләп тора. Көн матур булганда Арчадан сатучылар килеп, кирәк-яракны сатып китәләр икән. Гөрләп эшләп торган ферма да инде юк, эш булмагач авылда яшьләр дә калмый. Инде төпләнеп калырга уйлаган­нары, Кимегә йөреп, ә Фә­рит Һидиятов белән Са­мат Насыров Әтнәгә, юл хуҗалыгы оешмасына ба­рып эшлиләр. Кышкы бураннарда, юлларга көрт салган чакларда да шушы ике егет тырышлыгы белән генә район белән элемтәләре өзелми аларның. Әти-әниләренең хәлен белергә, кайтып вак-төяк эшләрен эшләшеп китәргә теләгән, үзләре шәһәрдә укып, шимбә- якшәмбегә авылга кайтучыларның да хәлләре мөшкел - машиналарын Каенсарда яки Кимедә калдырып җәяү кайтырга мәҗбүр алар. Көн озынында тагын ярый, әле бит буранлы кышы бар. Киме мәктәбенә йөреп укучы 10 балага да бик авыр. Балалар димәктән, мәктәпкәчә яшьтәге бер бала бар. Үртәм башлангыч мәктәбендә бүгенге көндә беренче сыйныфта - 1 бала, өченче сыйныф­та - 4, дүртенчедә тагын берәү, барысы 6 бала белем ала. Икенче сыйныфта укучылар бөтенләй юк. Мәктәп ишегалдына кергәч чыр-чу килгән сабыйларны күреп эчкә бераз җы­лы кергән иде дә, тик мәктәпнең үзенә үт­кәч, бәлки... дигән хыялла­рым чәлпәрәмә килде. Күп­тән ремонт күрмәгән стеналар, хәзер инде тарихка кереп калган, әбиләр телендә "голланд" дип йөртелгән мич, бер-береңә бәрелми үтеп булмый торган кысан бүлмә. Бөтен ил буенча мәгарифкә яңадан-яңа технологияләр кергән заманда утын ягып җылытыла торган мичне күрү үзе үк бик сәер булып тоелды. Мәктәпнең мөдире - Гөлүсә Газизова Әйшияз авылыннан, укытучылары - Фәридә Гайнетдинова белән атнага бер тапкыр ике сәгать инглиз телен Гөлшат Нәфикова Кимедән килеп укыталар. Мәктәп үзе 1955 елда төзелгән. Капка - коймалары да бик кызганыч хәлдә. Яшелчә бакчасын, чәчәклекләрне балалар белән бергәләп караганнар. Балалар үзләрен ким-хур итеп сизмәсен өчен апалары көчен кызганмаган, сыйныф бүлмәсен тиешле әсбаплар, методик материаллар бе­лән баетканнар.

Мәктәп белән мәчет - Үртәм авылының бердәнбер күренекле урыны. "Ярый шушы башлангыч мәктәп бар, тик балалар кимеп бара, укырга керәсе бер генә бала бар, анысы да 3 елдан соң гына" - диләр укытучылар. Шулай, авыл укытучысының язмышы ирексездән, укырга керүче бала саны белән бәйле. Бала булмагач, авыл күрке - башлангыч мәктәп тә ябылуга бара дигән сүз. Эш юклыктан яшьләр шәһәргә китә. Яшьләр булмагач авылның киләчәге дә өметсез. Олы яшьтәгеләр язмыш кочагына ташланган. Нәрсә көтә аларны? Кайчан да булса үртәмнәрнең хәленә керүче табылырмы? Әллә Яңа Мәңгәр, Атамыш авыллары кебек Үртәм авылы да җир йөзеннән юкка чыгармы? Оныкларга да әкияттәге кебек "Борын-борын заманда булган ди Үртәм авылы", дип сөйләргә туры килерме? Алар безне гафу итәрме? Сораулар бик күп, тик аларны кемгә бирергә дә белмәссең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев