Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтынчы июньнән Рамазан ае башлана - "Әтнә таңы"

Тагын 1 атнадан Рамазан ае башлана. Бу айда мөселманнар ураза тота. 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы...

Тагын 1 атнадан Рамазан ае башлана. Бу айда мөселманнар ураза тота. 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.

Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән иде.
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.
Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 600 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Зәкят нисабы - 224 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы - 21,6 мең сум.
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Уразаның соңгы көне 4 июльгә туры килә, 5 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә).
Казанда республика ифтары "Kazan-Arena" стадионы газонында 22 июнь көнне була, 10 меңләп кешене җыелвр дип фаразлана. Әлеге киң күләмле ифтар ашын үткәрүдә волонтерлар ярдәме кирәк. Бу саваплы эштә катнашырга теләүчеләр биредә теркәлү уза ала. Өстәмә мәгълүматны 89274533000 телефоны буенча шалтыратып яки ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп белешергә була.
Искәртеп үтик: былтыр Рамазан 18 июньдә кергән иде. Ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. Рамазан кешеләрне берләштерүгә, рухи пакьләндерүгә, түземлелек тәрбияләүгә сәләтле. Уразаның кыйммәте - мөселманнарның көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуында гына түгел, бозык уй-гамәлләрдән һәм сүзләрдән тыелуында.
Ният һәм ифтар догалары.
Сәхәр ашап бетергәч, ураза тотуга ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".
Авыз ачканнан соң: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". Татарча: "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит", дип дога кылу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев