Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер атнага 65 кагыйдә бозылган

Район юлларында әнә шуның кадәр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Аларның егеме бере- тизлек, унбише - куркынычсызлык каешын такмау, өчесе - техник яктан төзексезлек, алтысы - штрафны вакытында түләмәү, икесе - җәяүлегә юл бирмәү, берсе- номер укылмау, өчесе - документ онытылып калу, өчесе - страховка полисы булмау, бишесе - юл билгесенә...

Район юлларында әнә шуның кадәр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Аларның егеме бере- тизлек, унбише - куркынычсызлык каешын такмау, өчесе - техник яктан төзексезлек, алтысы - штрафны вакытында түләмәү, икесе - җәяүлегә юл бирмәү, берсе- номер укылмау, өчесе - документ онытылып калу, өчесе - страховка полисы булмау, бишесе - юл билгесенә туктамау белән бәйле. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы да, үзәк урамга кергән йөк машинасы руле артында утыручы да административ җәзага тартылган. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән. Шул ук вакытта район юлларында "Игътибар- балалар!" операциясе башланып китте. Операция барышында балаларның юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар биреләчәк. Штрафларын вакытында түләмәүчеләр исә һәрвакыт ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңында. Андыйларга штрафны икеләтә күләмдә түләү яисә 15 тәүлеккә арест яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев