Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер айда ике җәяүлене бәрдерделәр

Тагын бер кат сак булырга, алны-артны карап йөрергә өндәмичә булмый.

Сәбәбе бозлавык кына да түгел, үзебезнең гамьсезлегебез дә бар. Бу очракта җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтаргыч элементлары булмау һәм автомобильләрнең тиешледән артык тизлектә чабулары баш калкыта. Менә шушы сәбәпләр аркасында бер айга якын вакыт эчендә 2 тапкыр җәяүлеләрне бәрдереп китү очрагы теркәлде. Боларга җәйге көпчәкләрне эксплуатацияләүне дә өстәргә була.

Бозлавыкта гына түгел, гомумән, кышкы чорда автомобиль тизлеген киметергә кирәк. Бер дә уйламаганда юл-транспорт фаҗигасына таруың хәзер. Күшәр авылы юнәлешендә нәкъ шундый хәл теркәлде дә инде. Бу очракта автомобиль дамба кырыена төшеп капланган.

Күргәнегезчә, уйланырга җирлек бар...

Рамил ХӘСӘНОВ, тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев