Әтнә таңы

Бер бишектә ай һәм кояш

игезләр тормышы Бер бишектә ай һәм кояш Мин үзем игезәк сыңары. Туганым - кыз. Шул ук вакытта игезәк балалар әнисе дә. Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Бакчага йөргән улым кайта да, үзе белән уйнарга иптәш юклыкка зарлана. Фәләннең энесе, әнә әллә кемнең сеңлесе бар, дип санап китә. Инде аңа да дүрт яшь тулып...

Реклама

игезләр тормышы Бер бишектә ай һәм кояш Мин үзем игезәк сыңары. Туганым - кыз. Шул ук вакытта игезәк балалар әнисе дә. Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Бакчага йөргән улым кайта да, үзе белән уйнарга иптәш юклыкка зарлана. Фәләннең энесе, әнә әллә кемнең сеңлесе бар, дип санап китә. Инде аңа да дүрт яшь тулып килә, икенчене алып кайтырга уй да бар кебек. Беренчесе малай булгач, әлбәттә инде икенчегә кыз бала алып кайтасы килә. Кызык өчен иптәшем белән улыбыздан сорыйбыз, кемне алып кайтыйк янәсе. Аннары олы бала кем дип әйтсә, шул була икән, дигән ырым-шырым да бар бит. ...Шимбә көн. Иртәнге якта тәрәзәдән урам якны күзәтәбез. Улыбыз да эшлекле кыяфәт чыгарып безнең сөйләшкәнне тыңлап тора. Шулчак мин: "Улым иптәш кирәк дисең, кемне алып кайтыйк соң?" дип сорап куйдым. Әлбәттә инде "егет" кеше "Малай", дип җаваплады. Шунда әтисе аңа: - Улым, миңа ярдәмче син бар бит, инде әниеңә дә кирәк. Кыз бәбәй алып кайтмыйкмы соң? - диде. Әйтерсең кыз, малый булуы шушы кечкенә ташбаштан гына тора. Улым азрак уйланып торганнан соң: - Ник әнигә дә ярдәмче кирәк булгач, икесен дә алып кайтыгыз. Алай да буладыр ич ул - диде. Ходайның "Амин" дигән сәгатенә туры килде бу сүзләр. Икенчеләре игезләр, кыз һәм малай булдылар. "Берне генә күтәреп карыйсы килде" Икенче, ягъни өченче бала алып кайтырга йөргән әниемнән: "Нәрсәгә дип өченчене алып кайтырга йөрисең инде?" - дигән сорауга бирелгән җавабы бу. Чөнки без олылары - ике кызбыз. Берьюлы ике бала алып кайткач, башкалар шикелле бер генә бала күтәреп карыйсым килде, дигән мәгънәдә әйткән ул. Ничек була янәсе?! Ул елларны искә алып: "Безнең чорда УЗИ дигән әйберләр дә юк иде. Үзем йөрәк астында ике бала күтәргәнемне белсәм дә, врачлар тапканчыга кадәр ышанмадылар. Корсагым бик зур булгач, табарга бер ай алдан больницка салып куйдылар. Беркөнне палатада ятам шулай. Палата врачы үзе белән яшь студентларны ияртеп керде дә: "Менә шушындый зур корсаклы хатын-кызлар да була, дип миңа төртеп күрсәтте. Тегеләре исләре китеп карадылар шул чакта мине", - дип искә ала ул елмаеп. Әнием безне үстергәндә булган авырлыкларны кызык итеп кенә искә алса да, әби белән бабай (икесе дә гүр иясе, сүзләрем дога булсын) аларга кунакка кайткан саен ике бишек асылынган зур кадакларга ишарәләп: " Бер кул белән бер, икенчесе белән икенче бишекне тирбәтәбез, куллар арып бетә иде", - дип искә алырга яраталар иде. Аннары игезәкләрнең берсе елаграк, кирерәк була, диләр. Безнең дә беребез шундыерак булганбыз. Сабый вакытта әти-әнигә авыррак булса да, үсә төшкәч бер-беребезгә иптәш булдык. Тамчы судай охшашлык булмаса да, икебездә дә бер-беребез өчен ниндидер эчке сиземләү бар. Атна саен күрешмәсәк тә, аралашу өчен кәрәзле телефоннар бар бит хәзер. Бик рәхәт. "Нигә язмыйсың кызык бит" Миңа күпләр нәкъ менә шулай диләр. Кырыйдан карап торганда, кызык шул. Тамчы судай охшаш игезәкләр булса, бигрәк тә матур шул. Бертөрле үк киемнәр, кыяфәт тә. Аларны җитәкләп барганда дөрестән дә шундый рәхәт тә, кызык та ул. Бер генә түгел ике кеше бит. Икенчеләрнең игезләр буласын, УЗИга барганчы ук белә идем. Чөнки төш күрдем. Уянып киткәч тә, башыма килгән иң беренче фикерем: "Икәү була икән. Берсе кыз, берсе малай", - дигән булды. Уемны УЗИ раслады гына. Аннары инде көн үсәсен төн үстем. Декрет ялына чыкканда, бала табарга вакыты җиткән хатын-кызны хәтерләтә идем. Буем да кечкенә, ябык та булгач, бик зур күренгәнмендер инде. Декрет ялына чыгып, больницадан эшкә төшеп барганда, бер таныш хатын очрап: "Табар вакытың да җиткән икән инде", - дигәч, "Юк ялга гына чыктым әле", - дигән җавабыма аптырап, исе китеп караган иде миңа. Бәлки азрак кызгангандыр да, шуның кадәр корсак белән тагын ике ай йөрисе бар бит. Авырлыгын күрмәдем, тик соңгы айда ятып йоклап булмый башлады. Утырып кына йоклыйм. Йөклелек чорында да бернинди кыенлыклар да булмады, больницада да ятмадым. Бары табар алдыннан бер атна кала Казанга җибәрделәр. Чөнки бирегә алдан килеп, урын алмасаң , чират күп була, диделәр. Шәһәр больницасында да кәефләрем шәптән булгач, бер атна ятарга туры килде. Анда рәхәтләнеп гырылдап йоклаган кызларны төне буе тыңлап чыга идем. Ул көн дә килеп җитте Сабыйлар якты дөньяга аваз салдылар. Авырлыклары җитә, тыпырдап торалар. Җиденче көн дигәндә өйгә кайтарып та җибәрделәр. Инде икенче тормыш башланды. Төн җитсә дә, лампа уты сүнми. Йокы дигән нәмәстәкәй, вакытлыча өйдән чыгып качты. Чөнки игезәкләр черем итеп алганда, эшләреңне карарга тырышасың. Әле бит өйдә олы бала да бар. Төнге сәгать бер-икеләр тирәсендә керләрне үтүкләп куясың. Чөнки икенче көнгә кабат, шул ук тормыш башлана. Шушы ыгы-зыгылы тормышта һәркемгә эш табылды. Әнием, иптәшем, хәтта олы улым да баш-аяклары белән игезәкләр дөньясына кереп чумдылар. Урамда очраган кайберәүләр кызыксынып улымннан: "Энем, игезәкләр ничек үсәме, елыйлармы?" - дигән сорауга, "Үкерәләр генә", - дип җавап биргән. Ул биш кенә яшендә булса да, зур кешеләр кебек миңа да булышырга тырыша идем. Берьюлы тиз генә кибеткә барып киләргә туры килде (ярый әле кибет ерак түгел). Өйдә олы улым белән икәү генә. Игезәкләр йоклый. Аңа: "Улым игезәкләрне караштыргалап тор, уянып китсәләр, колясканы тирбәтеп куярсың", - дип әйтеп кибеткә киттем. Күп булса 15 минут узгандыр, кайтсам улым кызны коляскадан алып, ыштан, ягъни ползунки кидереп маташа. Ничек күтәреп алган, ничек екмаган?! Ул балага да Ходай Тәгалә ярдәм канатларын сузгандыр, күрәсең. ...Аннары, акрынлап йокламаска да ияләшә башлыйсың икән. Бер-ике сәгать черем итә алса да, шул җиткән. Кайбер белдеклеләр: "Балаларың йоклаганда син дә йоклап алырга тырыш", - дип акыл сатсалар да, алай булмый икән ул. Берсе йоклаганда, икенчесе уяна. Инде анысын йоклаттың исә, икенчесе. Карыннары ачса, кисәк-кисәк икәүләшеп елый башлыйлар. Чыдап кына тор. Ике игезәк кызлар тәрбияләп үстергән танышларның: "О сеңлем-җаным. Күрдек инде. Безгә кергән кешеләр белән дә сөйләшеп торып булмый иде. Хәер, үзләре дә бездәге хикмәтне чамалап алуга, чыгып китү ягын карыйлар иде", - дигән иде. Хак сүзләр. Балаларның һөнәрләре арткан саен, мәшәкатьләре дә арта. Малай иртә мүкәли башлады. Кыз кебек аны бер урынга гына утыртып кую мөмкин түгел инде. Күз уңыннан югалтсаң, каядыр менеп, мәтәлеп төшәсен көт тә тор. Янында утырып торган уендашы, каядыр мүкәләп китә башласа, кызның да эше пошып, көйсезләнә башлый. Инде андый вак-төякләргә генә түзәсең, авырый гына күрмәсеннәр, дип телисең. Чөнки берсе авырта башласа, ике яки өч көннән соң икенчесе авырта башлый иде. Больницада яткан Кукмара районнын булган бер хатын да ике игезәк малайлар тапкан иде. Аның белән элемтәне югалтмадык. Гел бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен сорашып, балаларның кәефләре белән гел кызыксынып торабыз. Анда бит әле ике малай. Ул гел: "Минекеләр хәзер сугышалар. Тешләшәләр. Азга гына күз уңыннан югалтсам да, елаша башлыйлар, дия торган иде". Ул вакытларда, Аллага шөкер минекеләр малай, кыз дип уйлап куя торган идем. Икесе ике җенестән булгангамы, тату итеп уйный торганнар иде. Әллә нигә бер чәкәләшеп алу, һәркем өчен гадәти хәл инде ул. Инде аларга да алты яшь тулды. Зурлар инде. Әйе, зурлар. Үзләре киенәләр, үзләре ашыйлар, уйныйлар. Кыскасы, берсенә-берсе иптәш алар. Каядыр барырга кирәк булса да, икесен дә кисәтәм: "Әллә кайларга менмәгез, кирәкмәгән әйберләргә тимәгез". Менмиләрме, тимиләрме соң. Икәү булгач, бигрәк тә батырлар. Малай эшли, ә кыз көч-куәт биреп тора, кайдан нәрсә алырга кирәклеген ул әйтә. Аннары ир белән хатын-кыз психологиясенең аерымлыгын да кече яшьтән үк аерыла икән. Улым белән кызымның характерын күзәтеп, чагыштырып карарга яратам. Кыз бала барыбер икенче төрлерәк - песи кебек сыпырынып, тел белән дә юмаларга бик оста. Малай кеше корырак, үзен кыюррак тота. Балаларга дүрт яшьләр тирәсе. Тиз арада эш белән больницага төшеп менәсе бар (әле ряый якында гына). Өйдә өчебез генә. Аларга: "Мин тиз арада больницага барып киләм. Өйдә тәртипле генә, телевизордан мультфильмнар карап утырып торыгыз. Урамнарга чыкмагыз (чөнки урамда 25-27 градус суык), теләсә кая менмәгез", - дип кат-кат әйтеп чыгып киттем. Риза булып калдылар. Больницада бары тик 20 минут кына булдым, чөнки кәгазьләр генә кертеп чыгасы иде. Кайтам, өй каршында ниндидер балалар йөргәне шәйләнә. Игезәкләр дип һич кенә дә башыма килми, чөнки күп вакыт та узмады, ул арада артымнан киенеп чыгарлар дип кем уйлаган. Икеүләшеп ишеаглды буйлап арлы-бирле йөренеп торалар. Киенү кыяфәтләрен күргәч: "Биредә озак йөрисезме инде", - дип сорап куйдым. Ни еларга, ни көләргә дә белмәдем. Чөнки шундый суык көн, ә аларның муеннары ачык, бүрекнең бер колагы менгән, икенчесе төшкән. Кайтамы икән инде дип, мине карарга чыкканнар. Ничек киенә алдыгыз, димен. "Мин киемнәрне алып бирдем, ә ул мине дә киендерде, үзе дә киенде", - диде улым кыз туганына төртеп күрсәтеп. Игезләр тормышы турында озаклап язарга да, сөйләргә дә мөмкин. Үзенчәлекле, кызыклы аларның дөньясы. Игезәк балалар тәрбяиләп үстергән әниләр минем белән килешерләр, дип уйлыйм. Авырлыгы да бар, шул ук вакытта күңелдә ниндидер бер якты хис яши. Миннән еш кына, игезәкләрне сабый вакытта каравы авыр булгандыр әйеме, дигән сорауны бирергә яраталар. Юк, дисәм, ышандырмам кебек. Баланың берсен генә каравы да җиңел түгел. Ә мин кыен вакытларымда гел әниемне уйлый торган идем. Ул чорлар да, бүгенге кебек мөмкинлекләр булмаган. Керне кул белән юасың, ә хәзер автомат машина. Мичкә ягарга кирәк, ә хәзер газ кергән өйләрдә җан рәхәте. Кеше яшәү шартларын, уңайлыкларын яхшыртырга тырыша. Андый булганда, вак-төяк мәшәкатьләр берни түгел инде ул. Иң мөһиме һәркайсыбызга бала хәсрәтләрен күрергә язмасын. Ходай Тәгалә сәламәтлекләребездән аермый, балаларыбызны үзебезгә тәрбияләп үстерергә насыйп итсен. Илләребез тыныч, туар таңнарыбызның күге аяз булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: