Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер чарасыз чаклар була

Бер чарасыз чаклар була... Бер чарасыз чаклар була, Була күңелең китек чак. Гүя тормыш сукмагыннан Үтә алмам җиде чат. Бер чарасыз чаклар була. Гел начарны уйлыйсың Якын күргән кешеңә дә Сүз катарга кыймыйсың. Чит-ятларны әйткән дә юк, Сиңа начар икән - алар шат. Бары бер газизем әйтер: «Кил, балам, күңелең...

 

Бер чарасыз чаклар була...

Бер чарасыз чаклар була,
Була күңелең китек чак.
Гүя тормыш сукмагыннан
Үтә алмам җиде чат.

Бер чарасыз чаклар була.
Гел начарны уйлыйсың
Якын күргән кешеңә дә
Сүз катарга кыймыйсың.

Чит-ятларны әйткән дә юк,
Сиңа начар икән - алар шат.
Бары бер газизем әйтер:
"Кил, балам, күңелең бушат"!

Тимәле син..

Таптамале минем бәхетемне
Тимәле син керсез йөрәккә.
"Сандугачым" диеп өзелсәң дә,
Кунмам, бәгърем, синең тирәккә.

Үз бәхетем тулып торган чакта,
Чит тирәктән рәхәт эзләмәм.
Үз куышым җылы биргән чакта,
Чит-ятларны инде күзләмәм.

 

Мин хыялый...
Минем хыялымда
Бөтен җиһан, галәм киңлеге.
Йолдызлары, урман,
Күл, сулары-
Бар дөнья бүген минеке...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев