Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер исереккә арест салынган

Аллага шөкер, Ходай күпсенә күрмәсен, зур юл һәлакәтләре булмаса да, юл йөрү кагыйдәләре бозыла тора. Узган атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ике исерек йөртүче туктатылган. "Берсенең йөртү таныклыгы да юк иде, техникасы юлдан төшкән, үзе йокыга киткән. Алып кайтып 10 тәүлеккә арест салдык. 16 яшьлек яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган көе...

Аллага шөкер, Ходай күпсенә күрмәсен, зур юл һәлакәтләре булмаса да, юл йөрү кагыйдәләре бозыла тора. Узган атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ике исерек йөртүче туктатылган. "Берсенең йөртү таныклыгы да юк иде, техникасы юлдан төшкән, үзе йокыга киткән. Алып кайтып 10 тәүлеккә арест салдык. 16 яшьлек яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган көе скутер белән юлга чыккан. Тәртип бозган өчен 15 сум штраф түләячәк. Әти-әниләр игътибарлы булсыннар иде, штрафлар аз түгел. Тизлек арттыручылар да бар, 17 протокол төзедек. Арчага китә торган чатта юл билгесе үзгәргәнен хәбәр иткән идек, тик элекке гадәт белән йөрүчеләр бар, "Стоп" билгесенә машина юк дип туктамыйлар, булса булмаса туктарга кирәк ",- дип кисәтә инспектор Фәнил Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев