Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер күченү бер янгынга тиң, диләр

Мәгърифәтле Әтнә төбәге.. Халыкта “Бер күченү бер янгынга тиң” дигән гыйбәрә яшәгәнен ишеткәнебез бар

                                                                                                                            

   Бу гыйбәрә нәкъ менә Әтнә ягы язмышыннан чыгып әйтелгәндер кебек. Чөнки район, үзенең яшәү дәверендә бүленү-кушылулар аркасында шактый кичерешләргә дучар ителеп тә, үз исемен, үз данын, үз йөзен саклап кала алган горур халкы белән мактауга лаек.

   Дөнья буйлап сибелгән миллион татарның дин вә гыйлеме, шигърияте, җыр моңы шушы бәләкәй генә Әтнә төбәгенә сыйган икән бит. Бу җир халкыбызга олуг галимебез Мәрҗәнине, бөек Тукаебызны биргән. Монда татар профессиональ музыкасына нигез салучы Габәши, мәшҺүр Сәйдәшләр туган. Казан халкы чорыннан соң салынган тәүге таш мәчет тә, Иске Казан шәһәрчеге дә, аннан да борынгырак булган Ашыт елгасының биек ярындагы Кала Тау да – шушы җирдә ләбаса!

   Казан артындагы Әтнә төбәге татарның татарлыгын, динен, иманын саклап калуда бәһаләп бетергесез әһәмияткә ия. Явыз Иван Казанны яулаганнан соң, көчләп чукындырудан качкан, исламга, ата-бабаларының борынгы гореф-гадәтләренә тугры калган халык нәкъ менә Казан артында сыеныш таба.

   Әтнә төбәге халкының борынгыдан гыйлемле, мәгърифәтле булуын раслаучы һәм бүгенгәчә мирас итеп сакланган ике йөздән артык борынгы кулъязма китап табылган. Алар әле үзләрен өйрәнүче, тарих серләренең пәрдәсен ачучы галимнәрне түземсезлек белән көтәләр.

    Моннан 30 ел элек Татарстаныбыз картасында яңа район Әтнә районы барлыкка килә. Яңа тарихка борылып карасак, анда мондый юллар бар: “XIX йөз башында Олы Әтнә авылы халкы мул тормышта яши. Алар тимерчелек, он тарту, бакыр эшкәртү, киндер-җеп ману, балта эше белән шөгыльләнәләр. Якын тирә авылларда киез итек басу, эшләпә басу, тәрәзә рамнары ясау, урман кисү белән көн күрәләр.”

   Әйе, бу 30 ел эчендә Әтнәбез танымаслык булып үзгәрде. Авылларга асфальт юллар бара. Район тулысы белән газлаштырылган. Бик күп социаль-көнкүреш объектлары сафка баскан. Иң мөһиме – икътисади яктан бик авыр елларда да районның, халыкның яшәеш нигезе булган авыл хуҗалыгын, терлекчелекне саклап кала алган. Алай гына да түгел – тотрыклы рәвештә продукция җитештереп сату, авыл икътисадын ныгыту һәм киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карау – районыбызның төп максаты әнә шулай. Кыйбласы – халыкта борынгы игенче бабаларыбызның рухын торгызу.

Үзебезне һәрчак данлый торган

Театрым, эшчән халкым бар.

Илдә-көндә һаман макталасың

Шул кулыңны җуйма, алда бар!

 

Закирова Гөлназ Габдуллахан кызы,   Түбән Көек авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев