Бер өмет бар
Төн үткәрәм кабат керфек какмый… Җыен юк-бар уйлар, буталчык. Киләчәкләр җиңел булмаслыгы, Бикле булачагы ап-ачык. Бәхетләргә юлны үзем ябам… Тайгак юллар никтер гел тарта… Ут өстендә биетә дә язмыш, Каралганчы көлдә ауната. Агарырмын димә… таплар бетми, Юылса да - инде киелгән… Чигенергә соң шул, язмышларның Пар атлары инде җигелгән. Тик...
Төн үткәрәм кабат керфек какмый…
Җыен юк-бар уйлар, буталчык.
Киләчәкләр җиңел булмаслыгы,
Бикле булачагы ап-ачык.
Бәхетләргә юлны үзем ябам…
Тайгак юллар никтер гел тарта…
Ут өстендә биетә дә язмыш,
Каралганчы көлдә ауната.
Агарырмын димә… таплар бетми,
Юылса да - инде киелгән…
Чигенергә соң шул, язмышларның
Пар атлары инде җигелгән.
Тик бер өмет китми күңелдән -
Агарыр, дип, җаным күмердән…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев