Әтнә таңы

Бер мәхәббәт тарихы (тулысынча)

Мин 1975 елда, өч елга якын очрашып йөргәннән соң, Вәлиуллин Илдарга кияүгә чыктым.

Асия Вәлиуллина, Түбән Бәрәскә авылы
Безнең яшь аермасы – ике ел ярым. Хәзер генә ул 70 яшьлек бабай 18 яшьлек кызга өйләнсә дә, беркем дә гаҗәпләнми. Илдарның әтисе Хадиулла белән әнисе Ыркыяның яшь аермасы – 9 ел. Миңа бу бик сәер тоелды. Хадиулла әти – 1903, ә Ыркыя әни 1912 елда туган. Моннан күп еллар элек, Олы Әтнә авылында Хисмәтуллин Гыйззәтулла белән Насыйбуллина Фәйрүзә бергә тормыш корып яшиләр. Аларның 7 балалары: 4 малай, 3 кыз була. Кызлары Маһитап, Маһисәрвәр һәм Ыркыя.
Түбән Бәрәскәдә Корбангали улы Вәлиулла белән Гайнулла кызы Латыйфа тормышларын бергә бәйләп яшиләр. Аларның 3 улы: Хадиулла, Гыйбадулла, Габделхәй һәм бер кыз туа. Вәлиулланың беренче хатыны үлгәч, икенче тапкыр өйләнә. Икенче хатыннан 3 кыз туа. Тормышлар авыр булса да, һәр ике гаиләдә егетләр зифа буйлы, әзмәвер кебек таза булып үсеп җитәләр. Кызлар да берсеннән-берсе чибәр, уңган булган.
Элек Әтнә базарының даны еракларга таралган. Әтнә белән Бәрәскә арасы ерак түгел. Хадиулла егет булып үсеп җиткәч, әтисенә ияреп базарга баргалый. Бер бара, ике бара. Яшь вакыт базарга баргач, сату-­алу белән генә түгел, кызларга да күз сала. Ә Гыйз­зәтулла абзыйның кызлары искиткеч чибәр, карап туймаслык. Хадиулланың тынычлыгы югала. Ничек танышырга? Аллаһның рәхмәте дими ни дисең. Хадиулланы авыллардан салым җыю буенча агент итеп билгелиләр. Шулай итеп Хадиуллага кызлар белән танышырга җай чыга. Гыйззәтулла абзыйның олы кызы белән очраша башлыйлар. Очрашу озак дәвам итми, өйләнү турында сүз була. Маһитап әллә риза булмый, әллә озак уйлый, белмәссең. Шул вакытларда чыккан җырдыр инде:
Калды, калды Казан сөлгесе,
Апасыннан чибәр сеңелесе.
Маһитапның сеңелләре Маһисәрвәр белән Ыркыя бар бит әле. Ыркыясы бигрәк тә чибәр, чая була. Хадиулла ике дә уйлап тормыйча Ыркыяны урлап кайта. Ыркыя әнидән "Ничек курыкмыйча апаңның егетенә кияүгә чыктың дип сорагач, "Авылда яшәмибез, шахтага китәбез", дигән сүзенә ышандым, диеп әйтә иде. Дөрестән дә алар шахтага китәләр, ләкин кайда да эшләп ашарга икән диеп, сагынуларына түзә алмыйча туган якларга әйләнеп кайталар. Аларның 3 балалары туа. Илдә сугыш башлана. Ыркыя әни 3 бала белән кала. Әтнәдә ялгыз калган энесе Гомәрне (Мәтү) үз янына алып кайта. Хадиулла әти сугышта каты бәрелешләр вакытында әсирлеккә эләгә. Яшәү белән үлем арасында көрәш башлана. Ачлык, кимсетү, җәберләүләр, сагыну. "Минем әсирлектә күргәннәрне беркемгә беркайчан да күрергә язмасын" дия иде.
Гомерләр бетмәгәч, аларны әсирлектән "англичан"нар килеп коткара. Иреккә чыктык, диеп, шатланырга өлгермиләр, аларны сатлыкҗаннар диеп, Магнитогорскига шахтага эшкә җибәрәләр. Бернинди аралашу юк. Хат язарга да рөхсәт булмый. Өйдәгеләргә хәбәрсез югалды дигән язу килә. Ул елларда авыллардан егетләр акча эшләргә шахтага китәләр. Авылыбызның "мәче Закиры" аны шахтада күреп, "Хадиулла абый исән, күрдем, ләкин сөйләштермәделәр", диеп авылга хат яза. Аның исәнлеген шулай беләләр. Әти авылга 1951 елда гына әйләнеп кайта. Ә 1952 елда минем насыйп ярым Илдар туа. Әтинең әсирлектә булганы тыныч тормышта да үзен сиздереп торды. Ул сугыш ветераннарына бирелгән ташламалардан гомеренең соңгы елларында гына файдалана алды.
Әти-әни берсен-берсе яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Әти хуҗалыкта балта остасы булып эшләде. Кешеләргә тәрәзәләр эшли иде. Иске мәчетнең тәрәзәләрен дә ул эшләгән. Әни колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Яратып яшәгән парлар ахирәткә дә бергә күчә икән. Алар икесе дә 1988 елда безнең тәрбиядә, безгә риза-бәхил булып, "Мәңгелек йорт"ларына күчтеләр. Бу язмам аларга догам булып барып ирешсен.

С.Мингатина фотосы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: