Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу – бер гомер

Чишмәле Сап авыл клубында хөрмәтле галим, педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов якташлары белән очрашты. Чараны клуб мөдире Бариева Маһинур оештырды. Китапханәче Гарипова Йолдыз бирегә язучының китаплары күргәзмәсен куйган иде. Очрашуга Илдар ага тормыш иптәше Мөсфия ханым белән бергә килде. Авылдашлары, яшьтәшләре белән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте....

Чишмәле Сап авыл клубында хөрмәтле галим, педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов якташлары белән очрашты.
Чараны клуб мөдире Бариева Маһинур оештырды. Китапханәче Гарипова Йолдыз бирегә язучының китаплары күргәзмәсен куйган иде. Очрашуга Илдар ага тормыш иптәше Мөсфия ханым белән бергә килде. Авылдашлары, яшьтәшләре белән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. "Өстәлдәге тәм-томнардан да татлырагы - балачагыбыз, яшьлегебез истәлекләре", - диде галимнең сабакташы Яһүдә абый. Дөрестән дә, авылдашлары белән бергә бик күп хатирәләрне яңарттылар чордашлар.
Очрашуда туган телебез, туган нигез, туган авыл кебек кыйммәтләр хакында сүз барды. Маһинур ханым очрашуның һәрбер мизгелен алдан уйлап әзерләнгән. Күргәзмәгә тупланган "Авыл тарихы", "Чишмәле Сап чишмәләре", "Авылдашлар узган авыр юл", "Чишмәле Сапның күренекле шәхесләре" кебек альбомнар да нәкъ менә аның хезмәте.
Очрашуны йомгаклап, Маһинур ханым Илдар абый белән Мөсфия апага истәлек бүләкләре тапшырды. Илдар Низамов авыл китапханәсенә үзенең култамгасы куелган җыентыкларын бүләк итте.
Мәшәкатьле авыл тормышының кырык эшен кырык якка куеп, көндез очрашуга килгән Чишмәле Сап халкына олы рәхмәтен җиткезде клуб мөдире.
Тынгысыз Маһинур Бариева ел әйләнә клубта кул эшләре түгәрәге дә алып бара. Башлангыч мәктәп укучылары белән авыл тарихын өйрәнергә дә вакыт таба ул. Клубтагы кул эшләре түгәрәгенә исә Чишмәле Сапның оста куллы ханымнары кичке эшләрен төгәлләгәч, утырмага бик теләп җыелалар. Биредә табын артында чәй дә эчәләр, яшьлек елларындагы кичке уеннарны да уйнап юаналар. Бергәләп оештырылган мондый очрашулардан фотосурәтләр белән бүтәннәр белән дә теләп уртаклашалар. Социаль челтәрләрдә чагылган әлеге фоторәсемнәр аша аларның күңелле яшәвенә башкалар да кызыгып карый, фотосурәтләр астына хәбәрләрен дә калдыралар. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә сокланам аларга. Үз-үзен аямыйча, чын йөрәктән янып эшләүче мондый мәдәният хезмәткәрләре барында авыл халкына күңелсезләнергә урын калмый икән. Гел шулай бердәм булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәсеннәр. Бу тырыш апалар заманның авырлыгына сылтау итеп моңаеп ятучылардан түгел. Скандинавия йөрешен дә үз итәләр, кышын табигатькә сок­ланып, авыл тирәли чаңгы юллары да салалар. Дин сабагы алырга, гарәп графикасын үзләштерергә мәчеткә йөрергә дә өлгерәләр.
Кыскасы, Илдар ага Низамовның үзе кебек җитез, кызыксынучан һәм булдык­лы Чиш­мәле Сап халкы. Афәрин! Мин дә оч­ра­шу­га барып, аларга сок­ланып кайттым. Киләчәктә дә моңа охшаш ихлас очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев