Әтнә таңы

“Бер әшәкесе була аның...”

Редакциягә хат килде "Бер әшәкесе була аның..." Чарасызлык микән, рәхәткә чыдый алмаумы, әллә инде " Бу да җитәкче булып йөри бит, кызык итим әле", дип кәгазьгә төшерелгән хөсетлекме...- өстәлемдә айга якын "Безнең гәҗит" битенә беркетелгән бер кәгазь битенә язылган аноним хат ята. Сүрия МИНГАТИНА "Исемем редакция өчен генә" дип язган...

Редакциягә хат килде

"Бер әшәкесе була аның..."

Чарасызлык микән, рәхәткә чыдый алмаумы, әллә инде " Бу да җитәкче булып йөри бит, кызык итим әле", дип кәгазьгә төшерелгән хөсетлекме...- өстәлемдә айга якын "Безнең гәҗит" битенә беркетелгән бер кәгазь битенә язылган аноним хат ята.

Сүрия МИНГАТИНА

"Исемем редакция өчен генә" дип язган Күңгәр авылы кешесенең "Урамда ут янмый..." дигән хаты 5 октябрь санында "Безнең гәҗит"тә басылган. "Авылыбызда бик караңгы- баганаларда ут янмый.Шул сәбәпле, август аенда 70 яшьлек картны бер малай велосипед белән бәрдереп үтерде. Шул хәлдән соң дүрт көн ут булган иде, кабат "сүнде". Безнең үзара салым акчалары кая китә икән соң ул- кеше башыннан 500 сум акча җыеп алдылар бит быел. Башта ул акчаларга чүп җыябыз, дигәннәр иде. Яз көне - бер, августа енда тагын бер җыйдылар да шуның белән бетте. Әйтсәң -ярамый, эштән куалар."

Язма астына ук Күңгәр авыл җирлеге Гөлназ Гарипованың җавабы урнаштырылган. Һәр сорауга тәфсилләп аңлатма бирергә тырышкан җитәкче. Шуның белән канәгатьләнәсе дә бит инде, юк. "Әтнә таңы"на, редакция өчен генә булса да дип исемен дә язмыйча, чираттагысы юлланган.

"1. Минем капка төбендә лампочканың янганына байтактан инде. Урамның башында кайчакта лампочка янып-янып ала. Әлеге хатка җавап йөзеннән "Безнең гәҗит"тә язылганча, килеп-китеп йөргән кеше дә күргәнем юк. 2. Чүпне Казаннан кызлар-кияүләр кайткан саен чүбек базына илтеп кайталар. Бер кешенең чүбе күп түгел. Юлны 2015 елда салдылар, 2016 елда эшләгән эшне күрмим. Миңа үзара салым акчасын бирми калсам буламы? Әгәр мөмкин булса референдумда кайсы авылдан күпме акча тотылган һәм нәрсәләр эшләнгәнен газета битләренә язып булмыймы? Болай булса шикләнерлек урын калмас иде... Хатымның газета битләрендә урын алуы мәҗбүри түгел..." - шундый юллар бар хатның безгә язылганында.

Дөресен әйтим, бу хатлы газетаны укыгач, чүп чиләгенә тотып ыргыту теләге бик көчле иде. Тора-тора бу уемнан кире кайттым, чөнки, беренчедән, җавап бирер өчен телефоныгыз да, адресыгыз да язылмаган; икенчедән, олыларның бик акыллы сүзе бар: "Нәрсә белән каралсаң, шуның белән агар"... - Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова хакында эшли башлаганнан бирле аноним хатлар язалар, тегендә дә китә ул хатлар, монда да... Ә бит эшләми түгел, эшли җитәкче, бәлки башкалардан артыграк та хезмәт куядыр... Эшләү дәверемдә байтак йөрергә туры килде бу җирлектә, иң эчне пошырганы: 1985 елдан бирле җыйналган, амбар белән янәшә, шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчалары артында ук урнашкан тау булып өелгән зур чүплек иде. Ни генә юк иде анда... Кем генә әйтеп караса да, "Бу чүплекне берни эшләтеп булмый, чөнки авыл эчендә, яксаң да куркыныч, башкача бетерә торган түгел...", - җирлектә әлегә кадәр эшләүче җитәкчеләрнең җавабы шундый булды. Гөлназ эшли башлагач, бу чүплек бетте, ничек итсә иттеләр, кемнәр белән ничек сөйләшкәндер, ничек азапланганын үзе беләдер, чүплек урыны ялт иткән. Якмаганнар. Күмәсен күмгәннәр, тигезлисен тигезләгәннәр, күтәртә торганын күтәртеп дамба ясаганнар. Чүплек урынын таба алмый интектем башта, ә тапкач урынын әллә ничә әйләндем.

Мин генә түгел, авыл белән шулай сөенгәннәр. Ә җирлеккә караган биш авыл урамнарын хәтерлисездер, урыны-урыны белән үтмәле түгел иде. 2015 тә генә түгел, 2016 елда да әллә ничә урам каралды бу җирлектә. Күңгәр урамын да онытмагансыздыр, "Монда хикмәт иде, күпер тирәсен үтәсе бар дип дер калтырап йөрдек, иң курыккан җир шул иде. Уты да юк иде. Урамына таш җәелде, күпере, әйләнә-тирәсе рәтләнде, лампочкалары бар, ялт иткән хәзер. Дөрес авылның төрле җире бар әле, бар лампочкасы булмаганы, бар булганы, әкренләп куеп киләләр инде, эшлисе дә җитәрлектер. Бер эш тә бер көндә генә эшләнми, ә иң кирәкләре эшләнеп бара, без авыл белән сөенәбез, зиратыбыз тимер койма белән әйләндерелде, һава торышы бозылу сәбәпле өмә генә ясап өлгерә алмадык ...",- дип сөйлиләр күңгәрләр.

"Космоска күтәрергә кирәк аны. Гөлназның эшләгәннәре... Бик молодец булып чыкты ул. Әллә ничә урамга таш җәйдерде, чүплек бетте, хатын-кыз башы белән бит ул. Авылда бер әшәкесе була инде, бу хат та шундый кеше эше, күпсенмәскә кирәк эшләгән кешене, эшлим дигән кеше эшләсен ул, бөтен кеше кулыннан да килә торган эш түгел..."- дип сүзгә кушыла Габделфәт абый Ганиев. "Чүбе дә түгелә аның, җыйналганнан- җыйналганга. 6 ноябрьдә генә өч авылның чүбен үзем илттем полигонга, булышырга хуҗалыктан ике егет бирделәр. Капка төбенә капчык белән чыгарылган чүпләрне җыеп, түгеп кайттык. Белдерүе бер атна алдан кеше күп йөри торган җирләргә эленде. Күрмәгән кеше үзенә үпкәли инде... беренче тапкыр гына түгү түгел... - дип дәвам итә Ринат абый Абдуллин.

Молодежная урамын да әйләндек, баганалардагы утның булганы, булмаганы бар, "Булыр әле, урамына таш салынуы ни тора", - дип өстәделәр. Йөри торгач Түбән Шашыда 1 кое эшләнүен дә, икенче коеның чистартылуын да әйттеләр. Югары Шашы урамына да тулысы белән таш җәелгән икән, үзе генә дә километрдан артык булыр. Күшәр авылы урамнары буйлап йөргәндә дә байтак борылгалап карарга туры килде. Һади Такташ, Сәйдәш урамнарын да вак таш белән тигезләгәннәр. ФАП белән балалар бакчасы каршына юл салу өчен хәтта кеше бакчасын алып дамба күтәрткәннәр. Мәчет чатына өч җиргә дә лампочкалар урнаштырылып, юллары каралган. Татарстан урамына асфальт җәйгәннәр, Комсомол урамында кое эшләгәннәр. Сокланып барганда, ут куючыларга дә тап булдык. Электрик Әхмәт Баһаветдинов багана башына лампочка урнаштырып маташа иде, аста Гөлназ Гарипова үзе карап, кирәген биреп, тагын кая куясын әйтеп тора.

"Әхмәтнең вакыты булган саен шулай итеп авыл саен багана саныйбыз. Барлык авылларны да әкренләп булса да утлы итәсе килә дә бит, - ди үзе. - Тик әле азрак кыенлык бар. Күңгәр җирлегендә электрик юк, шул сәбәпле баганаларга лампочка куеп бетерә алганыбыз юк." Тик тормаганнары күзгә күренә. Резеда Сәфәрова әйткәнчә инде, "Моңа кадәр дә төрлечә булды, яшәдек әле, эшләрләр акрынлап, болай да күп эшләнде инде быел, без канәгать."- ди ул. Ходай сәламәтлектән аермасын, яхшырганын күрергә насыйп булсын.

"Үзара салым акчасы кая китә икән?"

Хат юллаучы 2015 елда эшләнгән эшне күргәч, анысына тукталмыйча гына , авыл җирлеге башлыгыннан 2016 елгы үзара салым акчаларының кая киткәнлеген сорашам.

- 2016 нчы елда хуҗалыклардан 562 мең 500 сум акча җыйналды. Дәүләттән, без җыйган акчаларга өстәп, 2 миллион 250 мең сум акча керде. Акчаның күпмесе нәрсәгә тотылганын әйтеп тормыйм, чөнки 20 ноябрьдә узган референдумга катнашырга тиешле һәр кешегә чакыру өләштек. Ул кәгазьгә 2016 елда җыйналган акчаның күпмесе нәрсәгә тотылганын пунктлап яздык, бу референдумнан соң җыйналасы үзара салым акчасының 2017 елда күпмесе нинди эшләргә тотылачагын да пунктлап аңлаттык.

Ә эшкә килгәндә, 2016 елда Күшәрдә 1 кое эшләдек, 2 коены эшлисе бар. Чишмәсе дә куркыныч инде аның. Түбән Шашыда бер кое эшләнде, берсе чистартылды. Югары Шашы зираты 200 метр профил сетка белән әйләндерелде. Салым акчасы җитмичә, авыл җирлеге акчасы тотылган урыннар да бар инде. Күңгәргә спонсорлар Реваль абый белән Фердинат абый бик булыша. Алар мин эшли башлаганчы да гел ярдәм итеп торганнар. Мин эшләгән чорда да ярдәмнәре зур булды. Мин һәм авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Югары Шашы урамынын километрдан артык өлешенә таш салынды. Түбән Шашы урамына таш җәелде. Күшәрдә ике яклап юл салынды, зиратка 380 метр койма тотылды. Комсомол, Һ.Такташ, Тукай урамының бер өлешенә, тыкрык инде ул таш җәелде.

Тота башлагач китә ул акча, бер баганага куя торган лампочка гына 1100 сум, әле аның арзанрак булган җирен карап алабыз. Күңгәр җирлегенә биш авыл керә, шул биш авылның акчасы җыела. Һәр авыл акчасын үзенә генә тотасы да бит, мәсәлән, Югары Шашыда 46 хуҗалык бар, аннан җыйналган акча аз, эшли башлагач ул авылга җитми ул, шуңа күрә авыл җирлегендә карар чыгарып, бер җирлек булгач, акчаның бер өлешен икенче авылга да тоткаладык.... Чүп мәсьәләсен дә әкренләп хәл итеп киләбез, утны да...- дип сөйли Гөлназ Гарипова.

Ашаган түгел, тураган була, диләр өлкәннәр. Мин бу язмам белән Күңгәр авыл җирлегендә бар да ал да гөл дип әйтергә җыенмыйм, сез никадәр генә инкарь итсәгез дә, башкарылган эш җитәрлек, һәр җирлектәге кебек үк монда да хәл итәсе мәсьәләләр бар, тик аларны республика күләменә күтәреп кенә хәл итеп булмый. Читкә чыгарганчы, авыл эчендә җыйналып сөйләшеп, бергәләп эшләү хәерле булыр. Чөнки хатлар кая гына язылса да, җавап сорап районга мөрәҗәгать итәләр, ә эшен нәкъ менә шушы җирлекнең җаваплылары белән бергә авыл халкы башкара. Телисезме-теләмисезме, тәртип шундый. Авыл җирлегенең үзенең генә көченнән килмәсә, район хакимияте булыша. Казаннан да, Мәскәүдән дә килеп эшләмиләр.

Гөлназ Гарипованы да идеаль җитәкче дип әйтмим, гомумән, андый кеше юк, һәрберебездә җитәрлек кимчелек, эзләсәң табып була; дөрес, кырыслыгы бар, бәлки сез теләгәнчә сөйләшмидер...

"Эшенең сүзеннән аерылганын..." мин күрмәдем. Аноним хатлар язудан да туктарга кирәк. Без дә башка андый хатларны тикшермибез. Искәртәсе килә, теләгән очракта аноним хатны экспертизага биреп тикшертеп, хатта язылганнар расланмаган очракта, язучыга да чара күреп була. Куркытып язуым түгел, белеп торыгыз дим. Шуңа күрә иң яхшысы, хәл итәсе мәсьәләне кара-каршы сөйләшеп чишәргә кирәк. Аноним хат - куркаклар, вак җанлы кешеләр эше. Җитәкчегезне дә каралтмагыз, начар булса да, яхшы булса да ул сезнеке, сезнең өчен тырыша. Авыл халкыннан гайрәте чигеп бетмәсен... Һәр кеше үзе өчен генә яшәгән бер вакытта авыл дип җан атып йөрүчеләр сирәк хәзер.

"Үзара салым акчасын бирми калсам буламы?" - дип тә сорыйсыз. Авыл халкы монысын да үзе хәл итә. Референдумга барып, безгә бу кирәк, акча бирәбез, дип тавыш биргәнсез икән, референдум җирлектә узган икән, авылның 18 яше җиткән һәр кешесе акча бирергә тиеш булып чыга. Ә референдум сезнең җирлектә узган, халыкның 93 проценты тавыш биргән. Күшәрдә халыкның - 94 проценты, Күңгәрдә 96 проценты авылны төзекләндерү өчен үзара салым акчасын җыярга риза булуын белдергән.

"Мин бармаган идем, "Каршы" дип тавыш бирдем", дип сөйләнүнең дә бу очракта файдасы юк. Һәрчак күпчелек хәл итә. Сез язган аноним хатта язылганнарны да күпчелек инкарь итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: