Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер тапкыр бирелә торган акча турындагы Указ кабул ителде “Әтнә таңы“

Бер тапкыр бирелә торган акча турындагы Указ кабул ителде Россия Президенты Владимир Путин «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы Указны имзалады. Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь...

Бер тапкыр бирелә торган акча турындагы Указ кабул ителде

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы Указны имзалады.

Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларының тол хатыннарына 7шәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Алты айдан да күбрәк эшләгән тыл хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнарга, нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоларының балигъ булган тоткыннарына, Указ нигезендә, 3әр мең сум акча биреләчәк.

Әлеге түләүне Россия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Россия гражданнары алачак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев