Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум акчаны 13 гыйнвардан бөтен пенсионерларга да бирәчәкләр

Бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум акчаны алу өчен Россия Пенсия фондына аерым мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Аны 13 гыйнвардан алып бөтен пенсионерларга да бирәчәкләр. Пенсияләре өйләренә китерелүче пенсионерларга почтальоннар бер тапкыр түләнә торган акчаны гыйнвар ае пенсиясе белән бергә китерәчәк. Әгәр дә пенсия 3нән 12 гыйнварга...

Бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум акчаны алу өчен Россия Пенсия фондына аерым мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми.

Аны 13 гыйнвардан алып бөтен пенсионерларга да бирәчәкләр. Пенсияләре өйләренә китерелүче пенсионерларга почтальоннар бер тапкыр түләнә торган акчаны гыйнвар ае пенсиясе белән бергә китерәчәк. Әгәр дә пенсия 3нән 12 гыйнварга кадәр түләнә торган булса, бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны аерым, шулай ук 13нән 28 гыйнварга кадәр китерәчәкләр.
Россия Пенсия фондында бер тапкыр түләнелә торган тиешле акчалар - 221,7 млрд сум.
Сүз уңаеннан: Пенсия фондында бер тапкыр түләнелә торган акчалар Россия территориясендә даими яшәп, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсия алучылар өчен.

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев