Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер яхшының бер яманы

- Әни, су коенасым килә. Казанга аквапаркка барыйк әле, - ди кечкенә кызым.

- Ярар соң, - дим. Үзем эчтән генә: "Балаларның каникуллары чорында су коену начар булмас иде. Казанга ерак. Өстәвенә, бөкегә эләгербез инде", дип уйлыйм. Шунда җәмәгатем:
- Әйдәгез, Арчага, бассейнга барыйк, - дип тәкъдим итте.
Шуңа игътибар иттем. Арчаның бассейны булса да, юлы начар икән. 3-4 тапкыр үрле-кырлы сикергәч, ирем:
- Саран ике тапкыр түләр дип белми әйтмәгәннәр инде ул. Яңа амортизаторлар алырга гына түгел, "ходовой" системасын ук карарга туры килер ахыры, - дип тел шартлатты.
Кыскасы, шуны аңладым: "Бер яхшының бер яманы булмыйча калмый икән".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев