Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты

Роликларны YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә. Быелгы имтихан биремнәрен эшләүчеләр видеолекцияләрдә имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм төп темалар буенча фикер...

Роликларны YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә.

Быелгы имтихан биремнәрен эшләүчеләр видеолекцияләрдә имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм төп темалар буенча фикер алышачаклар.

Барлыгы 12 ролик әзерләнгән, аларны февраль буе YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Идарә тармагыннан җиткерүләренчә, видео материалларда һәр предмет буенча имтихан белән бәйле нечкәлекләр китерелә, әзерлек һәм аерым биремнәрне чишү белән бәйле киңәшләр бирелә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/02/157256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев