Әтнә таңы

Беренче сәхәр

Уразага керәбез. Рамазан ае якынлашкан саен, "келт" итеп балачагым, газиз әнием һәм беренче сәхәрем искә төшә... Мәктәптә укымый идем әле. 5 бала тәрбияләүче әнием, төн уртасында йокысыннан торып, сәхәргә әзерләнә башлады. Бала вакытта әни белән бергә торып ашауның нинди кадерле мизгел икәнен аңлатып торасы юктыр. Ни хикмәт, нәкъ менә Ураза...

Реклама

Уразага керәбез. Рамазан ае якынлашкан саен, "келт" итеп балачагым, газиз әнием һәм беренче сәхәрем искә төшә...

Мәктәптә укымый идем әле. 5 бала тәрбияләүче әнием, төн уртасында йокысыннан торып, сәхәргә әзерләнә башлады. Бала вакытта әни белән бергә торып ашауның нинди кадерле мизгел икәнен аңлатып торасы юктыр. Ни хикмәт, нәкъ менә Ураза аеның беренче көнендә әни белән бергә торып сәхәр ашавым истә калган. Әнием ипи кисте, өстенә бик тә калын итеп каймак сылады һәм миңа сузды. И-и аның тәмлелеген белсәгез икән. Әнием үзенә генә дип пешергән булгандыр инде... авызга тавык йомыркалары тутыруым истә. Ике кулны чиратлаштырып аларны тамакка таба төртүемне хәтерлим. Тавык йомыркаларын да бик яратам шул мин. Дөрес, мин яратканча - сыек эчле түгел иде. Әниемнән икенчене пешереп бирүен сорамадым инде. Кечкенә булсам да, артык сорана башласам, "Башка юк, улым", дигән җавап яңгыраячагын беләм лә мин. Ике йомыркадан соң, каймак ягылган ипи белән ике чокыр чәй дә эчтем әле. Гаять тәмле иде. Рәхәт булып китте... һәм йокы да килә башлады. Әнием: "Бар, улым, рәхәтләнеп йокла әле", диюгә, караватка йөгердем. Язманың тулы вариантын газетабыз битләрендә укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: