Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренчеләргә көндәлек тапшырдылар

Гади генә түгел, мәдәни көндәлек . Һәм безнең район сабыйларына гына да түгел. Республика китапханәләрендә агымдагы елның Россия Федерациясендә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелүе уңаеннан мәдәният дәресләре булып узды.Бу көнне Татарстанның барлык беренче сыйныф укучылары китапханәләрдә булдылар, китапханәчеләр, күренекле мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар. Һәр укучыга "Мәдәни көндәлек" тапшырылды. " Беренче...

Гади генә түгел, мәдәни көндәлек . Һәм безнең район сабыйларына гына да түгел.

Республика китапханәләрендә агымдагы елның Россия Федерациясендә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелүе уңаеннан мәдәният дәресләре булып узды.Бу көнне Татарстанның барлык беренче сыйныф укучылары китапханәләрдә булдылар, китапханәчеләр, күренекле мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар. Һәр укучыга "Мәдәни көндәлек" тапшырылды.

" Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" - республика мәдәни проекты. Ул быелгы уку елы барышында тормышка ашырыла. Проектны фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән мәдәният министрлыгы оештырган. Максаты - киләчәк буынны рухи яктан үстерү, мәдәни байлыкларның нигезен булдыру. Проект нигезендә сабыйлар эзлекле рәвештә төп мәдәни чаралар белән танышып барачаклар, үзләре дә шушы чараларда катнашып, алган тәэсирлэре турында көндәлеккә язачаклар. Проектның тагын бер максаты - балалар белән бергә әти-әниләрне дә мәдәни агарту процессына тарту.

Нәкъ менә шундый көндәлекләргә Олы Әтнә урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары да ия булды. Мәдәният дәресен алар өчен район үзәк китапханәсенең директор урынбасары Фәния Сәмигуллина һәм әйдәп баручы библиограф Розалия Хабибуллина алып барды. Дәрес барышында укучылар китапханә турында, анда сакланучы китаплар турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Әтнә үзәк балалар китапханәсендә бүгенге көндә балалар өчен25 меңнән артык китап саклана. Замана балаларының китапка карашын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез. Китап укучыга сәерсенеп караучылар арта бара. Компьютер, төрле алдынгы технологияләр гади китап сүзенә кытлыкны кысрыклап чыгарып килә. Тик шуңа да карамастан, галиҗәнәп китап белән кызыксынучылар бар әле бездә. Китапханәчеләр сүзенә караганда, биредә 670 китап укучы теркәлгән. Мәдәни дәрескә кергән беренче сыйныф укучыларына да беренче тапкыр китап укучы буларак формулярлар тутырылды. Шунда ук балалар алда әйтеп үтелгән көндәлек турында мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев