Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәләп ярыштылар

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл". 12 августны Бөтенроссия физкультурник көне буларак билгеләп үтү әнә шул гыйбарә бик популяр булган чорда барлыкка килә. Егерменче гасырның 20-30 елларында бу бәйрәм киң яңгыраш таба. Спорт­чылар илнең иң по­пуляр кешеләренә әверелә. Ул чорда бер генә бәйрәм демонстрациясе дә гимнастлар, футболчы­лар, гомумән, спорт сөючеләрдән башка узмый....

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл". 12 августны Бөтенроссия физкультурник көне буларак билгеләп үтү әнә шул гыйбарә бик популяр булган чорда барлыкка килә.
Егерменче гасырның 20-30 елларында бу бәйрәм киң яңгыраш таба. Спорт­чылар илнең иң по­пуляр кешеләренә әверелә. Ул чорда бер генә бәйрәм демонстрациясе дә гимнастлар, футболчы­лар, гомумән, спорт сөючеләрдән башка узмый. Университет һәм институтларда физ­культура һәм спорт факультетлары ачыла, соңрак тулы бер уку йортлары спортчылар әзерли башлый. 1980 елда август аеның икенче шимбәсендә бу бәйрәмне илкүләм уздыру турында Указ кабул ителә. Бүгенге көндә әлеге бәйрәмне барлык спорт тренерлары, физкультура укытучылары, спортчылар үзләренең һөнәри бәйрәме итеп саный. Ә бәйрәмнең үзен илебездә зурлап уздыралар. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, район үзәк­ләрендә, авылларда бу көнне төрле ярышлар, спорт бәйрәмнәре үтә.
Шушы уңайдан район Яшь­ләр эше һәм спорт бү­леге, спорт мәктәбе белән берлектә бик ма­тур чара оештырды. Ул "Ашыт" спорт һәм мә­дә­ният үзәгендә үтте. Чарага бик күп еллар укучыларга һәм студентларга физкультурадан бе­лем биргән, хәзерге ва­кытта лаеклы ялда булган укытучыларны кунак итеп чакырганнар. Олы Әтнәдән Данил Сәләхетдинов, Күңгәрдән Рәшит Садыйков, Күлле Кимедән Илдар Һашимов белән бергә районның барлык мәктәпләреннән физкультура укытучылары, спорт мәктәбе тренерлары да бәйрәм итте. Бергәләп "Ашыт" комплексы буенча сәяхәт кылганнан соң, актлар залында рес­публикада спортның үсешенә багышланган видеоролик карап үттеләр. Рәсми өлешне Алмаз Хөснетдинов белән Негина Сафина алып барды. Сәнгать мәктәбе укучылары Әдилә Хәмидуллина бе­лән Дилә Камалиева ку­накларга музыкаль сә­лам­нәрен юллады. Бәйрәм бүләкләү тантанасы бе­лән дәвам итте. Аның барышында районыбыз­ның танылган футбол тренеры, спорт мәктәбе укытучысы Минтаһир Вә­лиуллинга Республика Яшь­ләр эше, спорт һәм ту­ризм министр­лыгының "Отличник физичес­кой культуры" значогы һәм шәхси таныкнамә тап­шырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә ике төрле спорт уеннары буенча командаларга бүленеп уеннарда катнашты кунак­лар. Пляж волейболы һәм мини футбол буенча иптәшләрчә очрашуда дуслык җиңде дип санарга була. Бәйрәм чарасы табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды. Кунаклар да, хуҗалар да чарадан бик канәгать калды. Көн өстенә ямь өстенә ямь бирде. Моңа охшаш чараларның күбрәк булуын теләп каласы гына килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев