Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Берәүне дә алып киткәннәре юк әле!”

Күәм мәктәбендә эшләгән һәркемгә дә таныш сүзләр бу.

Берәр тикшерү-фәлән киләсе булып, артыгын борчыла башлаганда Назирә апабыз авызыннан чыккан бу тылсымлы җөмлә, җанга шифа булып, күңел тынычланып кала. Уйлар йомгагы тәртипкә салына, эшләр майлагандай бара башлый.

Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә сүз (Күәм урта мәктәбе) саклаган, үз мәктәбенә 40 елга якын гомерен биргән математика укытучысы Назирә апа Гатауллина үз фәнен фанатларча яратып, бөтен көчен, күңелен биреп укытты. Рухи ныклыгы, көчле кеше булуы белән аерылып торган остаз да ул.

Назирә апаның өлгерлеге, җитезлеге исең китәрлек: дирекция таләп иткән бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасын, без уйлап бетергәнче, ул инде "пешереп" тапшырган була. Бүген эшләргә тиешле бер генә вазифасы да иртәгә калмады аның. Балалары да шул тәртипкә өйрәтелгән.

Мансур абый белән Назирә апа дүрт укытучы тәрбияләп үстерүләре белән дә мактауга лаек. Кызлары Сабирова Гөлназ - Әлдермеш мәктәбенең әйдәп баручы биологы, мөгаллимнәр дөньясында бик билгеле шәхес. Төпчекләре Алмаз - математик. Яшь булса да, Дөбьяз мәктәбендә инде абруй казанырга өлгерде. Балтач районының информатика укытучысы Айрат, төп йорттагы уллары, хезмәт дәресләрен алып баручы Илнар "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" принцибы белән яшиләр. Беркайчан да җебеп төшмәсләр, гаиләләрен акчага аптыратмаслар. Дүртесе дә конкурентлыкка сәләтле шәхесләр. Тагын шунысы кызык: Гатауллиннарның кияү-киленнәре дә югары белемле мәгариф хезмәткәрләре, үз эшләренең осталары.

"Гаилә" дигән зур дәүләтнең алыштыргысыз президенты ул Назирә апа. Балалар аның сүзеннән чыкмый. Бер генә зур эш тә аның киңәшеннән башка бармый. Бер-берсенә булышып, бергәләп йортлар торгызып, бер йодрык булып яшиләр аларның балалары. Гаиләнең алтын йозагы ул Назирә апа. Төп йорттагы уңган-булган килен Рафия бүләк иткән 4 оныкка тирән белемле репетитор да ул. Күп сөйләшмәс, әйткән фикерләре төпле, дәлилле. Кайнап торган мәктәп тормышыннан һәрчак хәбәрдар.

Алда торган зур үзгәрешләр, тикшерүләр куркыта. Әй, берәүне дә алып киткәннәре юк әле. Шулай бит, Назирә апа?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев