Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берсе - ай, берсе - кояш: Күәм игезәкләре

Йосыф абый һәм Нәгыймә апайдан туган игезәк кызлар - Суфия апай белән Рәйсә апай, Йосыф абый Нәгыймә апаның улы Мөхтәр абый белән Фирая ападан туган игезәкләр - Алсу, Айсылу; Йосыф абый Нәгыймә ападан туган Рауза апа һәм Хәмбәл абыйның балалары- игезәкләр Раил, Фаил. Карагыз бер нәселдә - 3 игезәк. Күәм...

Йосыф абый һәм Нәгыймә апайдан туган игезәк кызлар - Суфия апай белән Рәйсә апай, Йосыф абый Нәгыймә апаның улы Мөхтәр абый белән Фирая ападан туган игезәкләр - Алсу, Айсылу; Йосыф абый Нәгыймә ападан туган Рауза апа һәм Хәмбәл абыйның балалары- игезәкләр Раил, Фаил. Карагыз бер нәселдә - 3 игезәк. Күәм авылында игезәкләр күп булуы үзе бер могҗиза. Санап үтик: алда әйтелгән Рәйсә-Суфия, Алсу-Айсылу, Раил-Фаил, Рәис-Рәйсә Һадиевлар, Айдар-Айсылу Хәбибуллиннар, Айрат-Марат Вафиннар, Алинә-Гөлинә Бәйрәмовалар, Илнар- Ильмира Әхмәтовалар, Сөмбел-Назгөл Мортазиннар, Ренат-Ришат Гатауллиннар...- болар әле мин белгән игезәкләр. Алар белән аралашу безгә күңелле. Шәхсән, мин үзем игезәкләрне күргәч, тылсымлы дөньяга килеп кергән күк булам. Рәсемдәге Суфия-Рәйсә апалар, Айсылу белән гел аралашам. Бер-берсеннән аерып булмый торган бик тә охшаш ике кеше, алардан ниндидер серле гүзәллек чагыла. Үзләренең парлап сөйләшүләре чылтырап аккан чишмә кебек серле, парлап көлүләре әллә кайда күктә сайраган тургай тавышын чагылдыра кебек. Үзем Аллаһ Тәгалә күрсәткән могҗизага шаккатып утыруымны сиздермичә, ара-тирә сүзгә кушылып куйган булам, ә үзем әллә нинди серле дөньяда йөзәм... Күңелнең мондый могҗиза эченнән чыгасы да килми. Миләүшә ХӘКИМОВА Редакциядән: мәрхүмәнең үзе исән чагында әзерләп калдырган язмасы рухына дога булып барсын. Планнары матур иде Миләүшәнең, алда саналган игезәкләрнең һәркайсын фотога язып, мәкалә, шигырь әзерләргә җыенган иде. Язып-язып куйган шигырь юллары да бар... гомер генә вакытсыз өзелде. Урыны оҗмахта булсын, бик актив хәбәрчебез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев