“Берсен бәйләүгә кул икенчесенә үрелә”
Безнең Әтнә ягы халкының үзенчәлеге диимме, әллә үзең әмәлләү отышлыракмы, төрле кул эшләре - бәйләү, чигү һәм ясау белән шөгыльләнүчеләр күп...
Илсияр Камил кызы Галиәхмәтова әнә шуларның берсе.
Лаешта туып үскән кыз - хәзер Олы Әтнәдә яшәүче ханым, җәмәгате белән ике ир малай тәрбияли. Өеннән әллә ни ерак булмаган даруханәдә эшли ул. "Бәлки шул сәбәпле, буш вакытыгыз күп буладыр?" - дим.
- Һич юк. Кечкенәдән кызыксындым һәм теләп өйрәндем. Күбрәк әнием өйрәтте. Башта курчакларга бәйләдем. Әллә теләгем көчле булган, өйрәнү һич тә авыр бирелмәде, - ди үзе.
Энә белән дә, "крючок" кулланып та бәйли. Ир кеше булсам да, ул бәйләгән жилет, кофта, күлмәкләргә сокландым.
- Әнеки чәпәләйләр бәйләде, ә мин менә шушыларны бәйләп кидем... Бер чирдер инде ул, - дип көлә.
Туганнары, якыннары да: "Нәрсәгә күзеңне бетереп утырасың?!" диләр икән.
- Юк шул. Берсен бәйләп бетерүгә кул икенчесенә үрелә, - ди.
Әнисенә, дәү әнисенә шәлләр бәйләгән. Элегрәк макрома, бисер белән дә кызыксынган. Шулай да боларга күңеле күбрәк яткан, күрәсең. Үзе моны: "Тормышта күбрәк кирәк булгачтыр", дип аңлата.
Тагын бер төр шөгыле бар - куна такталарына яндырып, бик матур итеп төрле рәсемнәр төшерә.
- Такталар хисапсыз. Әле яңа гына "Әниләр көне" уңаеннан балалар бакчасына соратып алдылар, - ди үзе.
Улларын да рәсем түгәрәгенә йөртә. "Куллары ята, пластилинны да бик матур итеп әвәлиләр", - дип саный. Кечкенәсе без әңгәмә корган бүлмәгә хоккейчы киемнәреннән килеп керде. Чын хоккей остасы булырга хыяллана.
Кул эше турында сөйләшүебезне дәвам иттек.
- Елның бер фасылында 2-3не бәйлим. Кабатларга яратмыйм, - ди Илсияр.
Аннан да бигрәк бәйләргә өйрәтергә яратмый. Укучылар арасында заказ биреп бәйләтү яхшы булыр иде дигән фикерлеләр дә бардыр. Күңелегезне төшерергә ашыгам. Илсияр ханым: "Заказлар алмыйм", - дип кистерде. Тагын бер үзенчәлеге бар. Әйтүенчә, чәчәк, җиләк-җимеш үстерергә, гомумән, җир эшләрен бик ярата.
Боларына тагын бер һөнәр өстәлмәгәе әле. Әнисенең кәрҗин һәм мунчалалар үрә башлавын бер дә юкка әйтмәде бугай...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2200
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика