Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БЕЗ ДӘ ЧИТТӘ КАЛМАДЫК

Елдагы традицияне дәвам итеп, почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу көн һәркайсының исендә калгандыр дип ышаныйк.

Хәер, элек тә билгеләп үтә­ләр иде алар һөнә­ри бәй­­рәмнәрен, тик быел­­гы­сы үзгәрәк, масштабы буенча зуррак булды. Әт­нә һәм Арча районнары почта хезмәткәрләрен, почта таратучыларны, Арча са­бантуе үтә торган мәйданга җыйдылар. Бәйрәмнең программасы белән бергә, сый-нигъмәткә бай табыннар да әзерләнгән. Ә без спорт киеменнән кие­неп бәйгеләрдә кат­на­шырга җыенучылар арасында үзебезнең Әт­нә районы почта таратучы­­ла­рын күреп горурлан­­дык, эшләрендә генә түгел, биредә дә сынатмас­ка исәпләре. Сер бирми­ләр, уен-көлке, шаяру... югыйсә хезмәтләре дә җи­ңелдән түгел. Газета-журнал, пенсия, субсидия өләшүдән тыш алар бүген сатучы да, иминиятләүче дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итүче дә, тагын әллә кемнәр. Тырыш ат, йөге авыррак булган саен, кызурак атлый, тау текәрәк булган саен, үҗәтләнебрәк, тәртә башын кимерә-кимерә, усалланыбрак тарта. Бү­­генге көндә, тупасрак булса да, почта хезмәткәрләренең йөген ат йөге белән чагыштыру дөрес­рәк булыр. Кеше көен көйләү, вакыты-вакыты белән газетага яздырту өчен ялынырга да туры килә торгандыр, чөнки интернет басмалар популярлаша барган заманда яшибез... Ә монда берни уйлыйсы юк, рәхәтләнеп ял итәләр.

Иң элек, бәйрәмне башлап, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәре күтәрелде. Әлеге җаваплы һәм мактаулы вазыйфаны башкару, РФ әләмен күтәрү безнең Күлле Киме авылы почта бүлекчәсе мөдире Рәдинә Галләмовага йөкләнде. Татарстан Республикасы флагын исә Иске Ашыт авылы почта бүлекчәсе мөдире Гөлсинә Халикова күтәрде. Тантаналы өлешне дәвам итеп, эш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почта хезмәткәрләрен тәбрик­ләделәр. Соңыннан бәйрәм төрле ярышлар, уеннар белән дәвам итте.

"Почта бүлекләре үзара кушылганнан бирле, мондый бәйрәмнең булганы юк иде. Җыелышка чакыра торганнар иде дә, сүгүләр дә, мактавы да шунда була торган иде. Быел менә беренче тапкыр җыелдык", - диде Күлле Киме авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Рәдинә Галләмова. Почта хезмәткәрләрен котлау вакытында Россия почтасының Арча районара элемтә үзәге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов та: "Быел беренче тапкыр зурлап оештыруыбыз. Шуңа да барлык хезмәткәрләрне дә чакыру мөмкинлеге булмады. Беренче коймак төерле була, диләр. Инде киләчәк­тә бәйрәмне тагын да дә­вам итеп, киңрәк итеп үткә­­рер­без, дип уйлыйм", - ди­де һәм почта хезмәт­кәрләрен бәйрәм белән котлады. Бу көнне бик күп мактау сүзләре әйтелде, без дә читтә калмадык, үзебезнең почтальоннарыбызга чиксез рәхмәтләребезне җит­кердек. Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын дип, "Әтнә таңы" газета­сы­­на иң күп яздырган поч­та хезмәткәрләрен билгеләп үтеп, истәлек бүләкләре тапшырдык. Гел элемтәдә яшәгәнлектән, күп нәрсәдән хәбәрдарбыз. Почта бүлекчәләренә, почтальоннарның үзләренә шалтыратып, ничә хуҗалыкка газета-журнал өләшүләрен һәм дә ничә кешене район газетасына яздыруларын гел сорашып торабыз. Ә алар, әйткәнемчә, күз тимәсен, үз эшләренең осталары - Каенсар, Әйшияз авылларына почта таратучы Гөлназ Таһирова 79 % кешене газетага яздырды. Аннан кала Чембулат һәм Мамыш авылларына почта таратучы Рәзинә Һадиева (Рәзинә апа 31 ел почталь­он булып эшли - 78%), Иске Өҗемнән Гөлфирә Гәрәева (76 %), Дусым, Җилгелде авылларыннан Рәзинә Әхмәдуллина (75 %), Бәрәскәдән Лилия Сабирҗанова (74 %), Әнисә Нәҗмиева (73 %), Олы Әтнәдән Диләрә Сираҗиева (72 %), Күәмнән Зәмзәмия Гарипова (72 %), Күшәрдән Резеда Сәфәрова (71 %). Тагын бер кат һәр почтальоныбызга рәхмәт әйтеп, авыр эшләрендә уңышлар телибез. Бергә эшләргә язсын.

...Бәйрәм дәвам итеп калды, җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бу­лыр дип, кайтыр юлга кузгалдык. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек тә калды, мон­дый хис менә шундый ике район хезмәткәрләре катнашында узган, анда да безнекеләрне хөрмәтләгәндә генә була торгандыр. Һәм аның сәбәпчеләре - почта хезмәткәрләре! Эшләп кенә торсыннар да, көтеп алыйк аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев