Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең урам “егетләре”!

Балалар - тормыш бизәкләре. Кечкенә вакытларында беркатлы сабыйларны саклыйсы, яклыйсы килеп тора.

Аларга карап үзең дә балачакны искә аласың, күңел түрендә хатирәләр кузгала. Миңа үземнең кечкенә кызчык чагымны тәрәзә каршыннан йөгереп йөргән урамыбыз балалары искә төшерә. Аларның кызыклы сөйләшүләрен тыңлау, үзләре генә аңлый торган уеннарын күзәтү, кич җиткәч өйгә керергә теләмичә чын күңелдән елауларын ишетү үзе күңелле, үзе рәхәт. "Егетләребез" Дәниф, Фәнзил, Айназ, Арс­лан, Рәсим Күлле-Кименең "Яшьләр урамы"н ут итеп тоталар. Араларында бердәнбер кызчык Фирүзә бизәк булып йөри. Ул да алардан калышмый!

Һәрберсе төрле холыклы булсалар да, үзара бик тиз уртак тел табалар. Башка урамнан килгән яки күршегә шәһәрдән кайтканнарны да үз араларына бик тиз алалар. Усаллыклары да бар үзләренең, җитезлекләренә исең китә. Кая гына менмиләр дә, каян гына төшмиләр. Аяклары басмаган җир, куллары тотып карамаган әйбер калмагандыр.

Бала заманасына охшап туар, диләр. Безнең урам "егетләре" дә чын мәгънәсендә замана балалары. Күптән түгел барысы бергә җыйналып, кузгалак эзләргә киттеләр... велосипедка утырып! Безнең кебек җәяү түгел. Башта бик тырышып, куллары белән төртә-төртә, ахрысы, маршрут билгеләделәр. Соңыннан җилдертеп каен полосасын берничә мәртәбә урадылар. Кузгалагын тапканнардырмы, анысы мөһим түгел. Әмма бу эшкә тотынулары ихлас иде, бик җитди кыландылар.

Бу балалар - әти-әниләренең кечкенә ул-кызлары, әби-бабайларының яраткан оныклары. Алар урамыбызны җанландырып, шатлыкка күмеп торалар. Алар булганга күңел тыныч. Чөнки авылыбызның киләчәге дә шул нәни кулларда. Сезнең урамда да шулаймы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев