Әтнә таңы

Без 41 ел балалары – “Әтнә таңы”

Тимер үзәклеләр Без 41 ел балалары - "Әтнә таңы" Тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән, күренекле әдибебез әйткәнчә, "Без - 41нче ел балалары" булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез. Фердинанд ГАЙСИН, Казан шәһәре Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы-хәсрәтләрен,...

Тимер үзәклеләр

Без 41 ел балалары - "Әтнә таңы"

Тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән, күренекле әдибебез әйткәнчә, "Без - 41нче ел балалары" булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез.

Фердинанд ГАЙСИН,

Казан шәһәре

Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы-хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч, аңлап та бетермиләр кебек. Яки аңларга теләмәгән кешеләр юк түгел. Әдәбиятта, газета-журнал битләрендә телевидение экраннарында, радио дулкыннарында бу мәсьәләгә караш җитәрлек күләмдә чагылмый, кимегәннән кими кебек. Минем язмыш сугыш, сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Үскәндә минем үзәгемә үткән беренчесе ятимлек булса, икенчесе ачлык булды. Шул сугыш кына мине ятим итеп ата-анасыз калдырды. Алар бар да минем баштан үткән, ул минем ачы язмышым. Әтием миңа алты ай булганда, сугышка китә. Мин аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады, хәбәрсез югалды. Сугыш белән килгән ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашарга туры килмәде безгә. Төрле үләннәр:кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Халык язга тааба бөтенләй хәлсезләнә иде. Яз җиттеме кырдан черек бәрәңге җыярга барыр идек. Җәй җиттеме пешәргә өлгермәгән җиләк-җимеш, арыш һәм бодай башакларын уып ашар идек. Хәзер дә икмәк бөртеген Төшсә, күтәрәм җирдән. Кулга алгач сыйпап куям, Бу гадәт күптән калган. Алтын-көмешләр кирәкми, Икмәксез итмә, Аллам. Авыл халкы икмәкне үстереп фронтка җибәрде, ләкин үзләренә бер бөртек тә икмәк бирелмәде. Ач килеш иң авыр эшләрне башкардылар, сука сукаладылар, урман кистеләр, салам, ашлык ташыдылар. Хатын-кызлар, үсмерләр атларны, тракторларны алмаштырдылар. 1945 елда әнием Зиннәтбану, ачлыктан котылып калу өчен, кесәсенә бер-ике уч бодай салып эштән кайта. Бу хәлне колхоз рәисенә җиткерәләр. Авыл советы һәм колхоз рәисе әниемне каторгага җибәрәбез дип бик каты куркыталар. Бу вакытта 100 грамм ашлык өчен төрмәгә утырткан очраклар еш була. Әнием каторгадан исән-сау кайта алмам дип уйлагандыр ахыры, иртән тора, мичкә салам ягып өйне җылыта, миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, мин ул вакытта сөннәттә булам, лапаска чыга да үз-үзенә кул сала. Соңгарак хуҗалар: "Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит", дип авыл халкы алдында акланмакчы булалар. Бу хәлләр турында язарга миңа бик авыр, беренче язуым. Мин биш яшемдә апам Гөлбану белән калам. Бер туган апама ул вакытта 21 яшь була, безнең ана бер, аталар башка. Тормышка чыкмаган яшь кыз биш яшьлек бала белән кала. Ул вакытта апам колхозга килгән наряд буенча мәҗбүри, хатын-кызлар белән, урман кисүдә була. Өйдәге хәлне күргәч, районнан килгән вәкил апамны урман кисүдән азат итә, ул өйгә кайта. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч булмаган. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше күп булган. Хатын-кызның чыдамлыгына хәйран калырлык. Апам мине авылдагы балалар йортына биреп карый, ләкин 6 сум акча кибеттән ипигә, тозга кирәк була. Балалар йортында йөздән артык ятим калган балалар хөкүмәт карамагында тәрбияләнәләр. Ашау яхшы, өстә яхшы кием, чисталык, ләкин, ирексезләр иде. Без аларга көнләшеп карый идек, шулай да без ирекле, шуны ул вакытта ук аңламаганбыз. 1946 елда апам, мине алып, авыл егете Касыймҗанга тормышка чыга. Без торган кечкенә генә иске йорт ялгыз кала. Апам килгән йортта безнең белән сигез кеше бар, шуның дүртесе үсмер балалар. Ул чор өчен бу зур гаилә, ашарга юк, салам ягып җылынабыз, балалар идәндә салам матрасларда тәгәрәшеп йоклыйлар. Безнең сөтле кәҗәбез бар иде, шул кәҗәне сауган саен апам качырып бер стакан сөт эчертә. Бәлки шул бер стакан сөт ачлыктан, шешенүдән коткарып калгандыр. Зур гаиләдә яшәргә авыр булгач, өчебез: җизни, апам, мин үзебезнең иске йортка кире кайтабыз. Шул нигездә алар балалар үстерәләр, алтынчы бала мин идем. Алар кулында балигъ булганчы үстем, урта мәктәпне тәмамладым. Балачагым булмады дияргә була, көннәрем бала, хайваннар карап, өйдәге эшләр белән үтә иде. Кечкенәдән эшләп үстем. Җизнәм бик кырыс, аз сүзле, сугышта пленда булганы өчен, районга чакырып сорау алып кимсеттеләр. Аларга үстергәннәре өчен, гомерем буе рәхмәтлемен, әгәр алар кулында үсмәсәм, язмыш минем белән уйнаган булыр иде. Язмышымның авыр көннәре дә булды, алар шигырь юлларына әверелде: Талларымны кочып елый идем, Язмыш җанны өтеп алганда. Еллар үтеп бер дә онытылмый, Шул ятимлек үткән бит җанга. Тирән сагышларга мин уралдым, Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә. Булмады шул иркәләгән куллар Баштан сыйпап бэхет теләргә. Бәгырьләрне өзде чит карашлар, Ябык булды бик күп ишекләр. Ачып керсәң миннән сорадылар, Кем баласы? Алар соң кемнәр? Менә шушы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән дөрес фикер йөртергә өйрәтте. Минем тормыш иптәшем Рания ханым балалар йортында тәрбияләнгән ятим кыз иде. 35 ел яратышып яшәдек, ике егет үстердек. Хәзерге көндә ул вафат. Шул олы мәхәббәтк, тормыш иптәшемә, балаларыма иҗатымда биккүп юллар бар, аларга багышлап җырлар иҗат ителде. Табигатьнең язгы фасылында тугангамы күңелем нечкә, көчле рухлы, милли җанлы, шигъри күңелле. Хәзерге көндә татар эстрадасында 200гә якын җырым яңгырый. Өч китап, бер диск альбом бастырып чыгарылды. Татарстанның атказанган мөгаллиме исеменә лаек булдым... Бик тә сагындыра туган яклар. Авылга кайтканда Әтнә районы җиренә килеп керүгә күңелем дулкынлана башлый.

Реклама

Минем өчен безнең яклардан да

матурырак төбәк юк кебек.

Рәхмәт сиңа, изге туган җирем,

Өмет биреп, канат куйганга!

Талпындырып ятим кошчыгыңны

Очыргансың шәфәкъ туганда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: